Быел районыбызның мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары үз кочагына 930 баланы сыендырачак
Мәктәп укучыларының көтеп алган чоры - җәйге каникул җитте. Балалар өчен шатлык булса, әти-әниләргә, аеруча авыл җирендә әби-бабасы булмаган һәм гел эштән бушый алмаганнар өчен бу күпмедер баш авыртуы да.
Ничек итеп ул һәм кызыңның ялын файдалы, кызыклы итеп оештырырга? Әлбәттә, бу мәсьәләдә әти-әниләргә ярдәмгә лагерьлар килә. Саба муниципаль районының 2016-2018 елларга балаларның һәм яшьләрнең ялы, савыктыру, хезмәтен оештыру турында максатчан программасы бар. Балалар ел буе тырышып укыдылар, шуңа күрә яллары да тиешле дәрәҗәдә үткәрелергә тиеш. Быел районыбызның мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары үз кочагына 930 баланы сыендырачак. "Кояшкай" лагеренда беренче сменада сәләтле һәм техник иҗат белән шөгыльләнүче 140 бала, "Сәләт" сменасында 70 булачак. Яшьләр эшләре һәм спорт линиясе буенча "Яшьлек" һәм "Олимп" профиль сменалары 135 укучыны колачлар дип көтелә. Алар белән 34 персонал эшлиячәк. Шул исәптән палаткалы лагерьда "Торнада" картинг клубында шөгыльләнүче 20 укучы ял итәчәк. Укучыларның ялын һәм аларның сәламәтләндерүләрен оештыруга республика бюджетыннан районга 5,682391 миллион сум акча каралган. Ата-аналар кертемнәре 941399,76 сум, оешмаларныкы 63741,46 сум тәшкил итәчәк. Ә инде ял һәм хезмәт лагеры бушлай, тулысы белән бюджет хисабына булачак. Җәйге каникуллар вакытында матди яктан аз тәэмин ителгән категория балалары, "авыр яшүсмерләр" аеруча зур игътибарга мохтаҗ. Аларны шифаханәләргә сәламәтлекләрен ныгытырга җибәрү быел бераз тоткарлана. "Берсут" һәм "Свияга" ял итү базаларына юлламалар июль аенда булыр дип көтелә.
Лагерьларда балаларның иминлеге - мөһим мәсьәлә. Башкарма комитет карары нигезендә "Гигиена һәм эпидемиология үзәге» бүлекләре укучыларның ял итү лагерьларын ачар алдыннан аларга лаборатория-инструменталь тикшерүләр үткәрүне, эчке эшләр бүлекләре савыктыру учреждениеләрендә территорияне, җәмәгать тәртибен һәм иминлекне тәүлек буе саклауны тәэмин итәргә бурычлы. Балалар кайда, ничек кенә ял итсә дә, җәйге каникул хәвеф-хәтәрсез, имин генә узсын дип телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев