Бәйрәм ялларында да кырларда эш тукталмады [+фото]
Көннәрнең салкынайтуы һәм яңгырлар игенчеләргә кыенлыклар тудырса да, бәйрәм ялларында, басу өлгерешенә карап, кырларда эш тукталмады.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 11 майга алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, барлык чәчү үткәреләсе мәйданның 40 процентында эш төгәлләнгән. Көзге культуралар, күпьеллык үлән мәйданнарында тырмалау, тукландыру эшләре тәмамланган.
Җиңү бәйрәменең икенче көнендә сыйфат комиссиясе дә кырларга чыкты. Комиссия составында үз чорларында зур тәҗрибә туплаган остазлар Николай Дмитриев һәм Раиф Шиһабиев, АПК һәм барлык тармак профосоюзларының район комитеты рәисе Дания Галимуллина, идарәнең баш агрономы Ринат Нигъмәтҗанов чәчү барышында килеп чыккан җитешсезлекләрне барлау бурычын куя. Комиссия әгъзаларының игътибарыннан бер ни дә читтә калмый. "Нырты" хуҗалыгының Арташ бригадасы ягындагы солы чәчелгән кырга килгәч тә, иң беренче эш итеп, туфрактан орлык эзләде комиссиядәгеләр. Әмма орлыкка кадәр корткыч каты корт (проволочник) таптылар. "Аннан котылуның иң отышлы ысулы көздән җирне яхшылап эшкәртү һәм аммиак кертү", - дип киңәш итте.
Арпа кырына килгәч тә, комиссия әгъзаларының җир башында күмдерелмичә калган орлыкларга күзе төште.
-Бу зур югалтуга китерә, егетләр. Чәчкечегез көйләнеп бетмәгән булса кирәк, карап бетерегез әле, - ди белгечләр туфрак өслегендәге бөртеккә ишарәләп. Кырның икенче башында "заправка"га тукталган чәчкечләрне тикшергәннән соң, чыннан да, өч чәчкечнең берсендә орлык юнәлткече төшеп калганлыгы күренде. Җитешсезлекне шунда ук төзәтеп куйды егетләр. Хезмәт куркынычсызлыгы буенча, егетләр махсус киемнәр, респираторлар белән тәэмин ителгән. Шулай да, комиссия уңай яктан бәя бирергә чыкмый. Җитешсезлекләрне күрергә, төзәтергә өндәп чыга. Бу юлы да шулай булды. Чәчкечтә трактор йөртүчегә тавыш бирү өчен урнаштырылган сигналны күреп, уңай яктан бәяләсәләр дә, тотыну өчен терәк булмауны җитешсезлек буларак хуҗалык җитәкчелегенә җиткерделәр. Кырларда ташларның күплеге дә күзгә ташланды. Таш җыярга студентларны билгеләдек, дип ышандырды хуҗалык җитәкчесе. Шулай ук хуҗалыкларда көндәлек тутырылмаган агротехпаспортлар да күренде. "Бу эшне иртәгегә, яки башка көнгә калдырырга ярамый, ул - механизаторның күрсәткече, хезмәт хакы", - ди Дания Галимуллина.
"Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасында "Саба" җәмгыятеннән килгән "Джон-Дир" тракторында Айрат Галимуллин арпа чәчә иде. "Башта 143 гектарлы кырда арпа чәчтем. Әле бу кырга бүген генә кердем. Барлыгы 1140 гектар җир чәчтем инде быел", - ди Айрат. Бу егетнең ел саен кыр эшләрендәге нәтиҗәле хезмәте турында ишетеп торабыз. Ул чәчкән кырлар быел да игенсез калмас, дип ышаныйк. Янәшә кырда Равил Фәләхиев та "ДТ-75" тракторында арпа чәчү белән мәшгуль. Ярдәмчеләре - Саба аграр көллияте егетләре. Алмаз Фәйзрахманов, Илдар Миннеһадиев, Салават Миннегәрәев эш шартларыннан канәгать булуларын әйттеләр. Равил абый да: "Ел саен шундый яшьләр белән эшлибез, тырыш егетләр", - дип мактады үзләрен. Эш булгач, кимчелексез генә булмый, әлбәттә. Комиссия килгәндә генә, чәчкеч тәгәрмәченең һавасы чыгарган булып чыкты. Шул ук кырда чәчү артыннан катоклаучы егет тиз арада тәгәрмәчне кабартып та куйды.
-Мул уңыш алу өчен чәчү тирәнлегенә бик зур әһәмият бирергә кирәк. Бүгенге һава торышында арпаны 4 сантиметрга күмдерү җитә. Быел ел шундый килә, бераз саерак чәчү отышлы булачак. Бу үз чиратында орлыкның вакытында тишелү, тармаклану өчен әйбәт, - ди комиссиядәгеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев