Чәчү батырын кыры билгели [+фоторепортаж]
Район Сабан туенда мактаулы пьедесталга күтәрелүче механизаторларның исемнәре нәкъ менә шушы чара барышында ачыклана да инде. Сабантуйда үрнәк итеп телгә алынучы хуҗалыкларның хезмәтенә бәя кырлары торышына да карап бирелә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, хуҗалык белгечләре, механизаторлар шушы көннәрдә чәчүлекләрне кабул иттеләр. Белгечләр чәчүлекләрнең куелыгын, тирәнлеген, ашлама кертелүен, чи...
Район Сабан туенда мактаулы пьедесталга күтәрелүче механизаторларның исемнәре нәкъ менә шушы чара барышында ачыклана да инде. Сабантуйда үрнәк итеп телгә алынучы хуҗалыкларның хезмәтенә бәя кырлары торышына да карап бирелә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, хуҗалык белгечләре, механизаторлар шушы көннәрдә чәчүлекләрне кабул иттеләр. Белгечләр чәчүлекләрнең куелыгын, тирәнлеген, ашлама кертелүен, чи калган урыннарны тикшерәләр, кырларның тигезлеген, чисталыгын, багана төпләренең эшкәртелүен күздән кичерәләр, басу культурасын да исәпкә алалар. Әлеге җаваплы эшне комиссия 29-30 май көннәрендә башкарды. Игеннәрнең тишелешен кабул итү комиссиясе быел ике төркемгә бүленеп тикшерде.
Бәяләү эшләре дүшәмбе көнне "Игенче" хуҗалыгының Эзмә, Шекше һәм "Саба" җәмгыятенең Явлаштау бригадасында узды. Комиссиядәгеләр иң элек Эзмә бригадасының 120 гектарлы борчак кырын карадылар. Борчак культурасы бер квадрат метрда 115-120 данә булса, тишелеш яхшы икәнлекне күрсәтә. Әлеге басуда нәкъ, таләпләргә туры килгән кадәр тишелеш күзәтелде.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев