Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Энегетиклар көне белән!

Илгиз Талипов, район электр челтәре начальнигы: -Хөрмәтле хезмәттәшләр! Барыгызны да һөнәри бәйрәм - Энергетиклар көне белән чын күңелдән котлыйм. Сәнәгать пред­приятиеләре, дәүләт учреждениеләре, мәктәпләр, хастаханәләрнең өзеклексез эше, йортлардагы җылылык һәм уңайлылык турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле. Мин сезгә нәтиҗәле уртак эшегез, үз вазыйфаларыгызны намуслы башкаруыгыз, эшегезгә җаваплы һәм һөнәри каравыгыз өчен...

Илгиз Талипов, район электр челтәре начальнигы:

-Хөрмәтле хезмәттәшләр! Барыгызны да һөнәри бәйрәм - Энергетиклар көне белән чын күңелдән котлыйм. Сәнәгать пред­приятиеләре, дәүләт учреждениеләре, мәктәпләр, хастаханәләрнең өзеклексез эше, йортлардагы җылылык һәм уңайлылык турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле. Мин сезгә нәтиҗәле уртак эшегез, үз вазыйфаларыгызны намуслы башкаруыгыз, эшегезгә җаваплы һәм һөнәри каравыгыз өчен рәхмәтле. Районның энергетика тармагында зур көч куйган ветераннар аерым рәхмәткә лаек. Хөрмәтле энергетиклар! Чын күңелдән сезгә уңышлар, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаилә иминлеге һәм аварияләрсез эшләвегезне телим. Шулай ук районның барлык электр кулланучыларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Тәрәзәләрегездә һәрвакыт ут балкып торсын, йортларыгыздан яктылык беркайчан да китмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев