Эш тәҗрибәләре әле дә кирәк
Моннан чирек гасыр элек эчке эшләр органнарында ветераннарның җәмәгать оешмасы барлыкка килү тиешле еллар эшләп лаеклы ялга китүгә хокуклы хезмәттәгеләр өчен зур вакыйга булды.
Чыннан да, 25 елдан соң милиция формасын салган, әмма яшьләре 40-45тән артмаган кешеләрне берләштергән ниндидер үзәк булдыру заман таләбе иде.
Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге каршындагы ветераннар советы да шушы еллар эчендә мәгълүм эш башкарды. Без -район үзәгендә элеккеге 90 милиционерны берләштергән иң эре ветеран оешмаларының берсе. Шуларның 31е генә 55-60тан узган пенсионерлар. Аларның иң өлкәненә - Чәбки Сабада яшәүче Сөләйман Габдерахмановка - 85 яшь. Лесхозда гомер итүче, эчке эшләр бүлегендә 24 ел төрле вазифаларда эшләгән Михаил Николаев та былтыр 80 яшен тутырды. Әле шушы көннәрдә ветераннар советы сабалыларга ГАИ начальнигы буларак билгеле Иван Кирилловны да 70 яшьлек юбилее белән тәбрикләде. Иван Николаевич Сабада һәм Лениногорск районында юлларда тәртип саклау хезмәтенә 15 ел гомерен багышлый. Аннан соң И.Кирилловка район эчке эшләр бүлегендә җәмәгать иминлеге буенча урынбасар вазифасын йөкләделәр, бу хезмәттә 11 ел булды. Бүлеккә куелган бурычларны үтәүгә зур өлеш керткән ветераннар турында күп язарга булыр иде. Пенсионерларыбызның байтагы лаеклы ялга чыккач үзләрен башка өлкәләрдә сынап карасалар да, аларны уртак мәсьәләләр, мәнфәгатьләр берләштерә. 2016 елда эчке эшләр бүлекләрендә шәхси состав белән эшләү белгече штаты булдырылып, әлеге вазифага башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре билгеләнсә дә, зурдан кубып чаралар үткәрерлек финанс мөмкинлекләребез юк. Әлбәттә, мәктәп укучыларына, көллият студентларына, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшенә катнашуга, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүдә, сәламәтлегең мөмкинлек биргәндә, бернинди киртәләр була алмый. Яшьләр арасында төрле төркемнәр барлыкка килү тенденциясе күзәтелгәндә, заманында "Казан феномены"на каршы көрәшкән ветераннарның тәҗрибәсе дә онытылырга тиеш түгел. Эчке эшләр органнары ветераннары көне республика күләмендә шундый рухта билгеләп үтелә. Аңа без дә кушылабыз. Өченчекөн Теләче эчке эшләр бүлеге ветераннары волейбол командасы белән иптәшләрчә очрашу оештырып, бәйрәмгә бүләк тә әзерләдек. Оешма әгъзаларын 15 апрельдә сәгать 9да эчке эшләр бүлегендә көтеп калабыз.
Илдар Гатауллин,
район эчке эшләр бүлеге
ветераннар оешмасы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев