Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Фермага килгәнемә үкенмим“

Әгәр "Гиннесс рекордлар китабы"на Кибәче бүлекчәсеннән сыер савучы Гөлсинә Фазылованың исеме дә язылса, һич тә аптырап калмагыз. Күптән түгел республика күләмендә узган сыер савучылар ярышында катнашып кайтты ул. -Хәзер чиләккә савышлы савым аппаратлары белән эшләмибез бит. Районда узган савымчылар ярышында да бер әзерлексез катнаштым. Рес­публика бәйгесендә исә бер тапкыр да...

Әгәр "Гиннесс рекордлар китабы"на Кибәче бүлекчәсеннән сыер савучы Гөлсинә Фазылованың исеме дә язылса, һич тә аптырап калмагыз. Күптән түгел республика күләмендә узган сыер савучылар ярышында катнашып кайтты ул.

-Хәзер чиләккә савышлы савым аппаратлары белән эшләмибез бит. Районда узган савымчылар ярышында да бер әзерлексез катнаштым. Рес­публика бәйгесендә исә бер тапкыр да күр­мәгән аппаратны сүтеп җыярга туры килде. Сүтеп җыйгач, эшли икән, мине Гиннесслар китабына кер­тәсегез бу­ла, дидем оештыручыларга, - дип шаярта Гөлсинә.

Тәҗрибәле кеше әзер­лексез дә ярышларда каушап калмый. Гөл­синәдә тәҗрибәдән тыш, җитезлек, кыюлык, мак­сатчанлык та җи­тәр­лек. Егерме дүрт ел буе сөтбикәләр арасында кайнашып яшәгән терлекче төнлә уятып ярышка алып китсәң дә, беренчелекне алып кайтачак. Районда узган савымчылар ярышында да аңа тиңнәр булмады. (Тулы язманы газетабызның 31 август санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев