Газета-журналларга языл һәм телевизор от!
Районыбызда кабаттан "Татмедиа" басмаларына язылучылар арасында "Язылган өчен телевизор" акциясе старт ала.
Реклама акциясендә 3 фотоаппарат, 15 юрган, 45 бүләкләр җыелмасы уйнатылачак, төп приз 29 мең сумлык телевизор булачак.
Аларны оту бәхетен сынап карау өчен абунә кампаниясе чорында 2017 елның икенче яртысына (тулы 6 айга) "ТАТМЕДИА" нәшер иткән кимендә өч газета-журналга, шул исәптән "Саба таңнары"на язылырга һәм квитанцияләрне, «Акция» тамгасы куеп, телефон номерын күрсәтеп, почта аша (420066, г.Казань, ул.Декабристов, д.2) адресына яки электрон юл белән (podpiska@tatmedia.ru) җибәрергә кирәк. Призлар лототроннан акциядә катнашучылар санына карап салынган тәртип номерларын алу тәртибендә 18 августта уйнатылачак. Һәр районнан иң күп суммадагы газета-журналга язылучыга кызыксындыру бүләге биреләчәк. Әгәр берничә кешенең бер үк бәядәге матбугатка язылганлыгы ачыклана икән, алар арасыннан абунәне алданрак рәсмиләштерүче сайлап алыначак. "ТАТМЕДИА" басмалары һәм акциянең тулырак шартлары белән www.tatmedia.ru сайтында танышырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев