Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гимназия концертыннан фоторепортаж (1нче өлеш)

Һәр бала үз сәләте белән туа ,- дигән бер акыл иясе. Килешәм. Саба гимназиясендә сәләтле балаларны барлау, баланың сәләтен ачу һәм үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Театр, нәфис сүз, җыр, бию сәнгате, иҗади һәм техник юнәлеш буенча төрле конкурс-бәйгеләрдә актив катнашалар, һәм, әйтергә кирәк, зур уңышларга ирешәләр. Гимназиядә тәрбия...

Һәр бала үз сәләте белән туа

,- дигән бер акыл иясе. Килешәм. Саба гимназиясендә сәләтле балаларны барлау, баланың сәләтен ачу һәм үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Театр, нәфис сүз, җыр, бию сәнгате, иҗади һәм техник юнәлеш буенча төрле конкурс-бәйгеләрдә актив катнашалар, һәм, әйтергә кирәк, зур уңышларга ирешәләр. Гимназиядә тәрбия эшләре планы буенча "Минута славы" дигән чара оештырылды.Башта сыйныфларда җыр-бию, нәфис сүз, конферансье буенча сайлап алу турлары үткәрелде, икенче турда гимназия күләмендә конкурслар оештырылды. 1-11 нче сыйныфларның барысы да зур кызыксыну белән әзерләнде, актив катнашты. Иң-иңнәре сайланды, алар белән кабат район сәхнәсенә алып чыгар өчен ныклы әзерлек алып барылды. Көтелгән көн килеп җитте. Өмет-ышанычны аклар минутлар якынлаша...20 нче декабрь көнне 18.00 сәгатьтә Ш.Биктимиров исемендәге Саба мәдәният йортына ата-аналар, халык агыла. Саба гимназиясе укучылары көче белән куеласы концерт-тамашаны барысы да күрергә тели. Сәхнәгә бер нарасый белән укытучы чыга. Мөгаллимә нарасыйны мәктәп тормышының могҗизалы иленә алып кереп китә. Халык һәр концерт номерын көчле алкышлар белән каршы алды. Һәр ата-ана баласының зур сәхнәдә чыгыш ясавын күреп чиксез горурланды. Никадәр сәләт, зур талантка әйләнә башланган сәләт. Әйе, гимназиядә балаларны олы тормышка әзерләп, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү өстендә армый-талмый хезмәт куела.

Хәлимә Нәҗипова,

Саба гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев