ГРИППКА КАРШЫ – ПРИВИВКА
Быел районда гриппка каршы 5900 кешегә бушлай прививка ясалачак.
Моның өчен организмның авыруга каршы торучанлыгын көчәйтә торган иммунодефицит модуляторлы "Гриппол+" вакцинасы 5600 кешегә җитәрлек кайтарылды инде. Прививкалар, иң беренче чиратта балаларга, укытучыларга, җәмәгать туклануы, медицина һәм транспорт хезмәткәрләренә, халык белән эшләүче оешма-предприятие хезмәткәрләренә ясала. Прививка ясатырга теләүче олылар үзләренең участок табибларына, балалары булганнар педиатрларга мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев