Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Хәрәм” хәмер сатуны киметә

Төрле чикләүләр кертелүгә һәм бәяләре артып торуга карамастан, алкоголь даими сорау белән сатып алына торган продукция булып кала. 2016 елдан Саба районында алкоголь продукциясе "Хәрәм" акционерлык җәмгыятенең махсус кибетләреннән генә сатыла башлаганнан соң, аракы белән сәүдә итү нокталары күпкә кимеде. Әйтик, 2008 елда аларның саны 156 булса, хәзерге көндә Саба...

Төрле чикләүләр кертелүгә һәм бәяләре артып торуга карамастан, алкоголь даими сорау белән сатып алына торган продукция булып кала. 2016 елдан Саба районында алкоголь продукциясе "Хәрәм" акционерлык җәмгыятенең махсус кибетләреннән генә сатыла башлаганнан соң, аракы белән сәүдә итү нокталары күпкә кимеде. Әйтик, 2008 елда аларның саны 156 булса, хәзерге көндә Саба районында алкоголь продукциясе сатуга лицензиясе булган 26 кибет һәм 4 җәмәгать тук­лануы объекты бар. Шуларның 5се - Сабада, калганнары авыл җирлекләрендә урнашкан. Ягъни 66 торак пунктының 43ендә, 65 процентында аракы сатылмый. Алкоголь продукция белән сату иткән кибетләрнең барысы да ЕГАИС системасына тоташтырылган.

Агымдагы елның 3 аенда Саба районында аракы сату 2016 елның шушы чоры күрсәткеченә караганда 1 процентка кимеде һәм 96 мең литр тәшкил итте. Бу - җан башына исәпләгәндә уртача 3,1 литр спиртлы эчемлек туры килгән дигән сүз. Республиканың уртача күрсәткеченә караганда 1,4 литрга кимрәк. Татарстанның үзендә җитештерелгән аракы Саба районында 69 мең литр (2016 ел күрсәткеченә карата 2 процентка ким) сатылды. Читтән кертелгән алкоголь продукциясе тагын да күбрәккә - 19 процентка кимеде һәм бары 400 литр күләмендә генә булды.

Шулай ук Саба районында сыра эчемлеге сату да 2016 елның өч ае күрсәткеченең 85 процентын гына тәшкил итте. Барысы 43 мең литр сыра кулланылган.

Полиция хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән рейдлар һәм контроль чаралар вакытында алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә закон таләпләрен үтәмәүнең 9 факты ачыкланып, сатудан шактый күләмдә аракы алынды.

Булат Кадыйров,

дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы бүлек начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев