Кичә, бүген, иртәгә
Хөрмәтле аграр тармак хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы эшчәннәре һөнәри бәйрәмегез белән
Хөрмәтле аграр тармак хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы эшчәннәре!
Октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүче Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне ил табынын баетучылар - игенчеләр, терлекчеләр, ит-сөт, яшелчә, ашлык эшкәртүчеләр бәйрәме. Сез үзегезнең карусыз хезмәтегез белән районыбызны үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукция белән тәэмин итүгә, икътисадый үсешенә саллы өлеш кертәсез. Бүгенге көндә Татарстан Россия төбәкләре арасында тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы урыннарда икән, монда, һичшиксез, Саба игенчеләре һәм терлекчеләренең дә лаеклы өлеше бар. Табигать сынауларына карамастан, районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында тотрыклылык саклана һәм аграр тармак икътисадтагы нәтиҗәле юнәлешләрнең берсе булып тора. Изге эшегез, туган якка тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Бәйрәмегез уңаеннан үзегезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек, эшләрегезнең уң, көннәрегезнең аяз булуын телибез. Алга таба да яңадан-яңа үрләр яуларга, халык ихтирамын тоеп эшләргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев