Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Игътибар: бәйгебезгә нәтиҗә ясадык, җиңүче ачыкланды!

Хөрмәтле дуслар! 8 Март уңаеннан оештырылган Фотоконкурска нәтиҗә ясар вакыт җитте.

Исегезгә төшерәбез, без saby-rt.ru сайтында, шулай ук газетаның №15 санында районыбызның мәдәният, сәнгать, спорт, авыл хуҗалыгы, журналистика, медицина өлкәләрендә хезмәт куйган танылган, хөрмәткә лаек ханымнарыбызның кечкенә чакта төшкән фотоларын тәкъдим иттек. Конкурс шартлары буенча, Сез әлеге ханымнарны танып, безгә дөрес җаваплар белән хат юлларга тиеш идегез. Бу конкурс бик күпләр арасында зур кызыксыну уятты. Безгә Вконтакте социаль челтәре, телефон аша, хәтта редакциябезгә килеп, үз фаразларын җиткерүчеләр булды. Ни кызганыч, алынган җавапларның тик ике кешенеке генә дөрес булып чыкты. Алар - Сабадан Илсур Галиев һәм Илнара Сәлимова. Җиңүче ике була алмый. "Генератор случайных чисел" программасы аша без Абсолют җиңүчене ачыкладык. Ул Илсур Галиев! Котлыйбыз сезне! Бүләгегезне бүген редакциябездән килеп алырсыз! :)

1. Журналист, күпсанлы китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина.

2. Балалар тренеры, спортчы Әлфия Шәйдуллина.

3. Хатын-кызлар табибәсе, гинеколог Флера Биктова.

4. «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова.


5. Балалар сәнгать мәктәбе директоры Чулпан Хафизова.

6. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлсем Батырханова.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, АПК һәм барлык тармак профсоюзларының район комитеты рәисе Дания Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев