Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Илен зурлаган – үзе зур булыр

Илен зурлаган - үзе зур булыр, диләр. Габдулла Кариев исемендәге дәүләт яшь тамашачылар театры директоры Мансур Ярмиев туган авылы Явлаштауда инде алтынчы тапкыр I сыйныфка укырга керүче сабыйларны бүләкләр белән сөендерә. Мансур әфәнденең игелекле гамәлендә туган җиренә мәхәббәте, авылдашларына ихтирамы ачык чагыла. «Бу минем күңел кушуы буенча башкарыла торган гамәлем....

Илен зурлаган - үзе зур булыр, диләр. Габдулла Кариев исемендәге дәүләт яшь тамашачылар театры директоры Мансур Ярмиев туган авылы Явлаштауда инде алтынчы тапкыр I сыйныфка укырга керүче сабыйларны бүләкләр белән сөендерә. Мансур әфәнденең игелекле гамәлендә туган җиренә мәхәббәте, авылдашларына ихтирамы ачык чагыла.

«Бу минем күңел кушуы буенча башкарыла торган гамәлем. Читтә яшәгән кешегә туган авылының яшәвен, үсүен, балалар артуын күрү - бик куанычлы хәл. Яшь барган саен туган авылыңның никадәр якын, кадерле булуын яхшырак аңлыйсың. Әмма йөрәк бервакытта да авылдан аерылмый. Кайда гына булсам да үземнең туган авылым белән чагыштырам. Балалар-- авылның киләчәге, өмете. Сабыйлар күбрәк туган саен күңел сөенә. Тик быел беренче сыйныфка баручылар 2 генә бала булса да, киләчәк өметле - киләсе елга 16 бала мәктәпкә керәчәк. Балачактагы һәр хатирә йөрәккә уелып кала, әлеге көн дә сабыйлар хәтерендә матур бер мизгел булып булып саклансын иде», - диде үз чыгышында Мансур Ярмиев. Ул тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атларга җыенучы Данияр Шиһабиев һәм Сөмбел Галимуллинага, шулай ук III, IV сыйныфка баручы апалы-энеле Гөлүсә һәм Раил Гыйльметдиновларга уку әсбаплары белән тулы сумкалар, уенчыклар бүләк итте. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйлә Шәймуллинага белем бирү өчен ярдәмлекләр дә тапшырды. Хәйрияче быел да игелекле гамәленә тугры калган - авыл һәм мәктәп китапханәләрен, балалар бакчасын төрле танып белүне үстерүгә ярдәм итүче татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән 800 китапка баетты.. «Быел 1 сентябрь икеләтә бәйрәм көнгә - Корбан гаетенә туры килә. Районыбызда төрле гаиләләр бар, бөтенесенең дә керемнәре берүк төрле түгел. 1сыйныфка баручы балага кимендә 10000 сум акча кирәк. Әлеге акциянең төп асылы да - ярдәмгә мохтаҗларга күпмедер булышу, кайгыртучанлык күрсәтү. Мансур Ярмиевның авылдашларына кылган изге гамәле үзенә дә игелек булып кайтсын, изгелекне күреп үскән балалар да миһербанлы булып үсәләр», - диде чарада катнашкан һәм игелекле якташыбызга рәхмәт сүзләре җиткергән башкарама комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев үзенең чыгышында. (Тулы язманы газетабызның 23 август санында укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев