Иске Икшермәдәге "Тургай" социаль приюты яңа диванлы булды, бүлмәләре матур гөлләргә күмелде
Иске Икшермә «Тургай» социаль приюты Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Бергә булдырабыз» дип исемләнгән проектны гамәлгә ашыруда катнаша.
Проектның максаты - социаль приютларда яшәүчеләргә физик һәм хезмәт тәрбиясе алу өчен уңайлы шартлар тудыру, алга таба тормышта үз юлларын, һөнәрләрен дөрес табарга юнәлеш бирү. Шул уңайдан "Тургай"да шактый үзгәрешләр көтелә: столяр һәм кулинария кабинетларына капиталь ремонт ясалачак, әти-әниләр, туганнар белән очрашу бүлмәсенә мебель, телевизор, торшер, журнал өстәлләре алыначак. Спортның берничә төре (футбол, волейбол, баскетбол) белән шөгыльләнү өчен универсаль спорт мәйданчыгы җиһазланачак. Һөнәри юнәлеш бирүдә күп эшләр башкарылачак. Проектны тормышка ашыру максатыннан һәр ай саен приютка районыбыздагы оешма-учреждение җитәкчеләре, күренекле шәхесләр чакырыла. Февральдә "Тургай"да дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең республика идарәсе Саба һәм Теләче районнары муниципальара бүлеге җитәкчесе Рәмзинә Зыятдинова булды. Ул балаларны кадастр хезмәте белән таныштырды, соңыннан бүләкләр өләште.
Гомумән, хәзерге вакытта байтак оешмалар әлеге проектта катнашырга теләк белдерделәр һәм спонсорлык ярдәме күрсәтәләр. Мисалга "Агрохимсервис" җәмгыяте директоры Илһам Кәримов приютка "Кунак бүлмәсе"н җиһазлау өчен диван бүләк итте. Ә шәхси эшмәкәр, "Жасмин" кибете директоры Әлфия Гафиятуллина тарафыннан күрсәтелгән хәйриячелек нәтиҗәсендә бүлмә берсеннән-берсе матур гөлләргә күмелде. Приют коллективы аларның барсына да эчкерсез рәхмәт белдерә, игелекле кешеләр үрнәгенә иярүчеләрнең тагын да күбрәк булуын тели.
Ольга Ибраһимова,
директор урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев