Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Каләмен таякка алыштырган

Ноябрь аенда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы уздырган "Журналист һөнәрен алыштыра" акциясенә «Саба таңнары» газетасы журналисты да кушылды. Берничә ел элек балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор булып йөргән бар иде. Бу юлы миңа ЮХИДИ хезмәткәре формасын кидерделәр. Юл-патруль хезмәте инспекторы Бари Кадыйровка бирелгән яңа киемне үземә үлчәп теккәннәр, диярсең....

Ноябрь аенда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы уздырган "Журналист һөнәрен алыштыра" акциясенә «Саба таңнары» газетасы журналисты да кушылды. Берничә ел элек балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор булып йөргән бар иде. Бу юлы миңа ЮХИДИ хезмәткәре формасын кидерделәр. Юл-патруль хезмәте инспекторы Бари Кадыйровка бирелгән яңа киемне үземә үлчәп теккәннәр, диярсең. Мехлы чалбары аеруча җылы булып чыкты. Күпмедер инструкция алгач, экипаж юлга кузгалды. Чатта кулымдагы сырлы-сырлы таягым белән күрсәтеп, беренче машинаны туктатам. Хәзер йөртүчегә кулны чигәгә куеп честь бирәсе түгел, бары фамилияңне әйтәсең дә, документларын күрсәтүне сорыйсы. Барысы да тәртиптә икән, хәерле юл теләп озатып каласың. Россия Эчке эшләр министрлыгының 185 санлы (02.03.2009) нигезләнеп беренче туктатучым белән шулай булып чыкты. Алга таба вәзгыять үзгәрде. Автоинспекторга бик сизгер, үткен күзле булырга кирәк икән. Б.Кадыйров чаттан килүче машина йөртүченең иминлек каешын эләктермәгәнлеген ерактан ук күреп алды.

Фәнил Мәүлетов.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев