“Кара” тәрәзәгә – 15 тәүлек
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе алгы пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге нормативка туры килмәгән транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне ачыклау буенча системалы эш алып бара.
2017 елда республикада моның өчен 6 меңгә якын йөртүчегә чара күрелде. Техник регламент нигезендә алгы пыялаларның һәм ян тәрәзәләрнең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан да ким булырга тиеш түгел. Әгәр шушы таләп үтәлмәсә, транспорт чарасыннан файдаланырга рөхсәт ителми. Юлларда имин хәрәкәт тәэмин итү өчен кертелгән кагыйдә белән исәпләшмәүче 500 сум штрафка тартыла. Моннан тыш техник регламентны үтәмәүчене тоткарлаган дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре йөртүчене автомобилен алга таба эксплуатацияләргә ярамаганлыгы турында кисәтә һәм каралтылган пыялаларны тиешле нормативка китерүен таләп итә. Әлеге административ хокук бозу тагын кабатланса, транспорт хуҗасына 15 тәүлеккә кадәр арест чарасы кулланырга да мөмкин.
Илнур Насыйбуллин,
ЮХИДИнең пропаганда буенча өлкән инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев