Казан – зур, Мәскәү – кечкенә
Сталинның шәхсән заказы буенча режиссер Эйзенштейн иҗат иткән “Иван Грозный” кинофильмында яңгырап, соңыннан канатлы сүзгә әйләнгән бу гыйбарә безгә генә түгел, чит илләрдә яшәүчеләргә дә яхшы таныш. Әлеге фильмда ялган һәм мыскылның күп булуын бөтен дөнья инде күптән белсә дә, без үзебез аңа әле төшенеп кенә киләбез.
Ә инде мыскылның колакны торгыза торган “иң-иңе” – язмабызның башына чыгарылган, актерның “асты өскә китерелгән” сүзләре. Актер М.Жаровның саллы йодрыгы белән тамашачы аңына җиткерелгән бу гыйбарә татарларның милли горурлыгын юкка чыгара һәм кан коюны бар дип тә белмәгән И.Грозныйның империячел сәясәтен аклый. Әмма ул чакларда Казан үзенең территориаль әһәмияте ягыннан Мәскәүдән ким булмый. Хәтта читтән килгән татар да И.Грозныйга шулай дисә, бу дөп-дөрес булыр иде. Чөнки ул чагында Казан таркалган “Алтын Урда” башкаласы кебегрәк саналган һәм барлык татар ханлыкларын (Әстерхан, Кырым, Себер һ.б.) тоташтыручы үзәк булып торган. Рус гаскәрләренең Казан ханлыгына даими һөҗүмнәр оештырып торуы тикмәгә генә булмаган. 1552 елга кадәр (Казанны алганчы) җиде тапкыр Казанны буйсындыру омтылышы ясалган (1469, 1487, 1506, 1524, 1530, 1545, 1550 нче елларда). Ул чагындагы Казанның әһәмияте территориаль факторга да бәйле, чөнки Казан ханлыгыннан көнчыгышка таба Уралдан Тын океан ярларына кадәр Себер ханлыгы урнашкан була. Шулай икән, нинди Русь 300 ел дәвамында татар-монгол изүенә дучар ителгән соң?
Татар-монгол изүенә кадәрге Русь бүгенге Россия белән чагыштырганда бик кечкенә булган, элекке СССРның бәләкәй генә бер өлешен биләп торган. Хәтта урта һәм түбәнге Идел төбәкләре дә тоташ Русьнеке булмаган, ә Уралда, Себер, Ерак Көнчыгышта төрле төрки халыклар һәм рус булмаган башка кабиләләр яшәгән. XIII-XI гасырларда татар-монголлар ниндидер бер империя булдырса да, әлбәттә инде, Русь бу империянең бик аз гына өлешен тәшкил иткән була. Шулай икән, ни өчен соң Россия үзенең артта калганлыгын татар-монгол изүенә сылтап калдырырга маташа? Татар-монголлар Адриатиягә кадәр барып җиткән. Шуңа да карамастан, бөтен Европа тулы канлы тормыш белән яши һәм татарлардан зарланып утырмый.
Буталчык тарих
Беренчедән, руслар шулай зарланып, үзләренең акыл кимчелеген аклый. “Россияне акыл белән аңлап булмый” дип, тикмәгә генә әйтмиләр. Рус әкиятләрендәге сәер уңай герой – нәкъ менә акыл зәгыйфьлеге һәм ялкаулыгы нәтиҗәсендә хәтта иң акыллыларның да борынына чиерткән “Иванушка-дурачок”ның гасырлар буе яшәп килүе очраклы гына түгел. Икенчедән, ул Россиянең империячел сәясәтен аклый: Россия тарихы шуның кадәр буталчык язылган ки, бик күпләргә татарлар VIII-XII гасырларда Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал, Идел буе төбәкләрен яулаган, ә инде соңыннан – XIV гасырда Мамай гаскәрләре тар-мар ителгәч, рус патшалары “үз” җирләрен кире кайтара башлаган кебек тоела.
Сүзебезне дәлиллерәк итү өчен үтә яшерен сер кебек сакланган бер картага күз салыйк. Аны озак еллар буе рус патриотлары да, коммунистлар да күрергә теләмәде. Хәер, алар гына түгел, дөнья сәясәтчеләре тарафыннан бик гадел төстә явызлык империясе дип аталган Совет империясенең ялган рус нигезеннән үсеп чыккан татар совет тарихчылары да бу документны күрмәмешкә салышты. Әлеге карта 1525 елда эшләнгән, ә Мәскәүнең Казанга дүртенче тапкыр уңышсыз һөҗүме моннан бер ел алданрак булган. “Российская газета”ның 1994 елның 29 гыйнвар санында басылып чыккан картага кереш сүзендә болай дип язылган: “Моннан ике көн элек Русьнең 1525 елда дөнья күргән тәүге басма картасы (Мәскәү җирләре картасы) Россия Дәүләт архив хезмәтенә саклауга тапшырылды. Уникаль документ Россия Хөкүмәте карары нигезендә, Үзәк банк һәм Лондонның Мәскәү халык банкы ярдәмендә, Лондонның “Сотби” аукционында 20 мең стерлинг фунтыннан артыграк бәягә сатып алынган”.
Яшерен карта
Карта “Мәскәү җирләре картасы” дип аталса да, күз шундук XVI гасырда СССРның Европа өлешендә урнашкан гаять зур татар җирләре территориясен “тотып” ала. Картада алар Тартария (Казан, ногай татарлары һ.б.) дип билгеләнгән. Һәм шушы җирләр арасында Мәскәү җире бик кечкенә генә урынны биләп тора. Димәк, СССР Гимнында бөек дип аталган нәкъ менә бәләкәй генә шушы Русь XIII-XVI гасырга кадәр татар изүенә дучар булган дигән сүз.
Сүз уңаеннан, инде торгынлык елларында ук “Клуб путешественников” программасын алып барган Ю.Сенкевичның телевидение аша бу яшерен картаны күрсәтеп алырга кыюлыгы җиткәнлеген искәртеп үтим. Дөрес, әлеге картаны күрсәткәннән соң Сенкевич озак кына югалып торды. Хәтта, аны кайдадыр кыргый кешеләр ашаган икән, дигән имеш-мимешләр дә таралды. Әйе, телевизорны карамаучыларыбыз да бар шул. Ә менә “Российская газета”да басылып чыккан Мәскәү җирләре картасын (аны “тартария картасы” яки хәтта “татария картасы” дип тә атарга була) сенсацияле төстә тарихи дөреслекне торгызуга кертергә мөмкин. Ә бит Лубянка подвалларында мондый карта бардыр, мөгаен, бардыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев