Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Казанда чыгарылыш класс кызының гомере өзелгән

Имтиханнар тапшыру кампаниясенең иң кызган вакытында Казанның 122 нче гимназиясен тәмамлаучы кызның гомере өзелгән. Кыз бала инглиз теленнән имтихан узып 5 көн үткәч - 14 июньдә үлгән. Булган мәгълүматлар буенча, кызның үлеме БДИ тапшыруга борчылу белән бәйле түгел: ул минингиттан үлгән. Чыгарылыш имтиханнары кызны үлемгә китерергә мөмкин булуын уку йортында...

Имтиханнар тапшыру кампаниясенең иң кызган вакытында Казанның 122 нче гимназиясен тәмамлаучы кызның гомере өзелгән.

Кыз бала инглиз теленнән имтихан узып 5 көн үткәч - 14 июньдә үлгән. Булган мәгълүматлар буенча, кызның үлеме БДИ тапшыруга борчылу белән бәйле түгел: ул минингиттан үлгән. Чыгарылыш имтиханнары кызны үлемгә китерергә мөмкин булуын уку йортында да, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында да ә кире кактылар. "Укучы кыз тыныч холыклы иде, укуында 1 нче класстан ук торыклы нәтиҗәләр күрсәтте. Имтиханнар аның өчен стресс булмады", - диде мәктәп вәкиле. Профильле министрлык вәкиле, кызның имтиханнар нәтиҗәсендә югары баллар җыйды, диде.

"Татар-информ" агентлыгы корреспондентларының шушы вакыйгага бәйле туплаган белешмәләре буенча, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү үткәрә. Казан каласы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Альбина Малова сүзләренчә, экспертлар чыгарган нәтиҗәләр кулда булмый торып, вакыйга сәбәпләре турында ни дә булса әйтүе кыен. "Очрак бик җитди һәм тикшерү таләп итә. Безнең яктан барлык медицина документлары соратылды. Яру нәтиҗәләрен көтәбез", - диде ул.

А.Малова сөйләвенчә, мәктәп баласының гаиләсе беренче тапкыр 11 июньдә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәне теркәлгән. Аларның өенә участок табибы килеп, кызны караган, ул исә баш авыртудан һәм тән температурасы югары булудан зарланган. Табиб аңа "ОРВИ" диагнозы куйган һәм дәвалау курсы билгеләгән. Икенче мөрәҗәгать 11июньнән 12сенә каршы төндә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә булган, медиклар хастаханәгә салырга тәкъдим иткән, әмма алар баш тарткан. 14е көнне кыз бала янына килгән ашыгыч медицина ярдәме табиблары аны начар хәлдә килеш күргән: авыруның күзләре акаеп, аңы югалган. Табиблар балага ярдәм итә алмаган. Буй җиткән кыз бала өендә җан биргән.

ТАТАР ИНФОРМ агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев