Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күңел тулы милли рух (фотолар)

2-6 нчы август көннә­рен­дә Казан шәһәрендә Бө­тендөнья татар­ конг­рессының VI съез­ды узды. Анда Республикабызның шәһәр һәм районнарыннан, Русия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 илдән 800 делегат һәм 279 кунак,150 журналист катнашты. Шушы мәртәбәле чарада делегат булып муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Эзмә урта мәктәбенең татар телеһәм әдәбияты укытучысы Вәсилә...

2-6 нчы август көннә­рен­дә Казан шәһәрендә Бө­тендөнья татар­ конг­рессының VI съез­ды узды. Анда Республикабызның шәһәр һәм районнарыннан, Русия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 илдән 800 делегат һәм 279 кунак,150 журналист катнашты. Шушы мәртәбәле чарада делегат булып муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Эзмә урта мәктәбенең татар телеһәм әдәбияты укытучысы Вәсилә Мифтахова катнашты.

«Бөтендөнья татар конг­рес­сының 25 еллык бай тарихлы VI съездында катнашу-минем өчен зур вакыйга. Анда алган хис-кичерешләр тормы­шымның иң якты хатирәсе», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Вәсилә Мифтахова. Мөхтәрәм укытучы әйтүенчә, Конгрессның һәр көне милли рух белән башланып, төрле түгәрәк өстәлләр, дискуссия мәйданчыклары, күргәзмәләр, тарихи-ис­тәлекле урыннар, кыскасы, милләтебезне үстерү, милли гореф-гадәтләребезне барлау, ана телебезне саклауга юнәлдерелгән. «Бөтендөнья татар конг­рес­сының милли Шура рәисе итеп Васыйл Габделгаяз улы Шәйхразиев сайланды. 5 август көнне съезд делегатлары Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр чыгып, халкыбызның го­реф-гадәтләре, йолалары, яшәеше белән таныштык. Миңа зур ышаныч күрсәтеп Бөтендөнья та­­тар конгрессының VI съездына делегат итеп җибәргәннәре өчен район хакимиятенә, райондашларыма, хезмәттәшләремә рәхмәтем чиксез», - ди Вәсилә ханым.

Шулай ук 2 август көнне форум кысаларында «Ка­­­зан» милли мәдәни үзәгендә узган «Гаилә, демография, милли тәрбия» дискуссия мәйданчыгында районыбызның күркәм гаи­ләсе, «ГафЭль» оешма­сын гамәлгә куючылар - Эльвира һәм Алим Га­ли­муллиннар катнаш­ты. Галимуллиннар гаи­ләсе «Төп нигез, аны сак­лау» дигән темага ни­гез­ләнеп, үзләренең гаилә кыйммәтләре, төп нигез җылысын саклап яшәү, гаиләнең асылы хакында тирән мәгънәгә ия чыгыш тәкъдим иттеләр. Гаилә башлыгы - Алим Галимуллин Англиядә, Америкада, Европада алган белем-тәҗрибәсен туган ягыбызны ямьләүдә файдаланып, башкаларда да табигатькә мә­хәббәт тәрбияләүдә зур өлеш кертә. «Мин гаиләдә килен кеше буларак, төп нигезнең матур гаилә үрнәкләре, әби-бабай өлгесе, чын татар мохитендә балалар тәрбияләү, үземнең кул эшләре турында сөйләдем. Мондый дәрәҗәле форумда катнашуыбыз бик шатлыклы, гаилә кадере, аны саклау-яклау буенча матур фикерләр белән кайттык», - ди Эльвира.

3-4 август көн­нәрендә «Татарстан Респуб­лика­сының Кәсеп­челәр палатасы» чакыруы буенча Байлар Сабасының «Ихлас Татарстан» гаилә компаниясе җитәкчеләре - Ли­лия һәм Фәрит Вафиннар катнашып, «Корс­тон» күңел ачу үзәгендә күр­гәз­мәләрен тәкъдим ит­теләр. «Татарстан символикасы белән чигелгән мендәрләребез Эстония, Кытай, Чиләбе, Са­­ратов төбәкләренә та­ралды. Үзе­без­нең йө­рәк җылыбыз ку­шып эшләнгән, милли бизәкле эшләнмәләрнең чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез файдалануына без бик шат. Үзебезнең компаниядә җи­тештерелгән хезмәт­лә­ребез «Татарс­танның иң яхшы 100 товары» исем­легенә тәкъдим ителде. Яңа күргәзмәләргә ча­кы­ру алып, рухланып, ил­­­һамланып кайттык», - ди­­ләр Татарстанның де­ко­ратив гамәли-сәнгать мас­­терлары исемлегенә кер­­телгән Вафиннар.

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев