Табигатьтә алтын көз. Бакчаларда көзге уңышлар җыйнап алынды. Әмма бакча мәшәкатьләре һаман да дәвам итә. Киләсе елның мул уңышы өчен быел көздән ниләр эшләп калу мәслихәт? Тәҗрибәле бакчачылардан шул хакта белештек.
Илсөяр Кәбирова, Шәмәрдән:
Язын башланган бакча мәшәкатьләре көз көне дә дәвам итә. Октябрь ае - бакчачылар өчен шулай ук...
Табигатьтә алтын көз. Бакчаларда көзге уңышлар җыйнап алынды. Әмма бакча мәшәкатьләре һаман да дәвам итә. Киләсе елның мул уңышы өчен быел көздән ниләр эшләп калу мәслихәт? Тәҗрибәле бакчачылардан шул хакта белештек.
Илсөяр Кәбирова, Шәмәрдән:
Язын башланган бакча мәшәкатьләре көз көне дә дәвам итә. Октябрь ае - бакчачылар өчен шулай ук җаваплы чор. Киләсе елның уңышына нигез менә нәкъ быелдан салына. Җиләк-җимеш агачларын карт, корыган, авыру ботаклардан арындырырга, төпләренә тирес, черемә һәм башка ашламалар кертергә кирәк. Корткыч бәҗәкләргә каршы агулау мөһим. Мин тормыш тәҗрибәмнән чыгып, үзем кулланган алымнарга тукталам. Еш кына җиләк-җимеш агачлары кыш көне зыян күрә. Алмагачларның кәүсәсенә полиэтилен шешәне буйга ярып төптән киертеп куеп, тыгызлап бәйләү дә - тычканнардан һәм куяннардан саклауның бер ышанычлы ысулы. Җиләк-җимеш агачларының кәүсәләрен чыршы ботаклары белән төрү дә корткычлар һөҗүменнән саклый. Шулай ук агач төбенә куелган иссоп, чабрец ботакларының үзенчәлекле исләре дә зыян салучыларны үзләренә якын китерми. Күпләрнең бакчасында виноград үсә. Әлеге төр җиләк-җимеш тә кышка аерым игътибар сорый. Виноград куагын җиргә җәеп, «Агроспан» дигән материал (яисә һава үткәрә торган башка төрле япма) белән төрергә һәм өстен салам белән капларга кирәк. Болай эшләгәндә татлы җимешне кышкы салкыннар куркытмаячак.
Гаптелмәннаф Әхтәмов, Юлбат:
Һәр ел фасылының үзенә бәйле мәшәкате, үз таләпләре бар. Бакчада ел дәвамында эш бетеп тормый. Көннәр коры вакытта коелган яфракларны җыеп, су тими торган урынга әзерләп куярга кирәк. Алдан хәстәрләнгән яфраклар көннәр туңдырып, әле кар төшкәнче бакча җиләген каплау өчен бик уңай. Ул җиләкләр өстенә 5-7 см. калынлыкта түшәлә. Чөнки нәкъ менә бу чорда көздән үк әзер булучы җиләк бөреләре өшеп, зыян күрә. Бу исә киләсе ел уңышының аз булуына китерә. Хәзердән үк каплауның әле файдасы юк. Шулай ук кишерне дә көннәр туңдыргач кына чәчәргә кирәк. Җир катканчы, түтәлне алдан әзерләп, сызыкларны сызып калдыру мөһим. Түтәлнең өстен коры черемә белән капларга кирәк. Болай эшләгәндә, Сабантуйга кишер ашарлык була. Көздән шулай ук алмагачларны черек алмалардан арындырырга, корткычлар сакланмасын өчен җирдәгеләрен дә җыеп түгәргә кирәк. Җиләк-җимеш агачларының да кирәкмәс ботакларын сирәкләп, көздән формалаштырып калдырсаң уңайлы. Киселгән урыннарны «Садовый вар» белән сылап куйсаң, салкын тию куркынычы калмый.
Гафур Галиев, Байлар Сабасы:
Бакча эшләрен бик яратам. Бакчабызда 10лап алмагач, чия, слива һәм башка җимеш агачлары үсә. Сарымсак утыртырга 10 октябрьдән 20сенә кадәр иң кулай вакыт, яңа гына түтәл әзерләп кердем. Карлыганнарның карт, авыру ботакларыннан арындырып, яшь үсентеләрен генә калдырып бәйләргә вакыт. Бакча эшләрен һәркем үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып башкара. Кышка һәркайда ныклы әзерлек бара.
Нет комментариев