Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Корбаннар онытылмасын, тарих кабатланмасын

"Экстремизмга - юк!" айлыгы һәм 3 сен­тябрь­дә билгеләп үтелгән Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне уңаеннан районның социаль, мәдәни һәм мәгариф учреждениеләрендә чаралар үткәрелде.

Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсенең уку залында "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләрне "Терроризм - кешелек дошманы" дигән әңгәмәгә чакырдылар. Шулай ук биредә VIII сыйныф укучылары өчен "Бесланны онытырга ярамый" дигән хәтер дәресе үткәрелде. Китапханәче Е.Димитриева укучыларга Беслан вакыйгалары хроникасы, шәфкатьсезлелек һәм кешелексезлелек турында сөйләде. Һәрвакыт уяу булырга, шәхси җаваплылык күрсәтергә кирәклеген әйтеп үтте.
Югары Утар балалар йорты-интернатында да Фрүзилә Галимҗанова инициативасы белән Россия тарихына кара хәрефләр белән кереп калган көнне тәрбияләнүчеләр белән әңгәмәләшүгә багышладылар. Кеше кайгысын үзеңнеке итеп кичерә белүнең һәм ярдәмгә килергә әзер булуның иң югары әхлакый сыйфатларның берсе икәнлеге турында сөйләштеләр. Балалар теракт була калган очракта нинди кагыйдәләргә таянып эш итәргә кирәклеген дә белделәр. Әңгәмә терроризм корбаннары онытылмасын, алга таба мондый фаҗигаләргә юл куелмасын өчен һәркемнең мөмкин булган барлык чараларны күрергә тиешлеге хакында нәтиҗә ясау белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев