Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Кояш кызы" Ләйсән Зарипова белән очрашу (фотолар)

8 август көнне Саба бистәсенең 2 нче номерлы "Эллуки" балалар бакчасында кунакта Сабаның "Кояшлы кыз"ы Ләйсән Зарипова белән очрашу булды.

Балалар Ләйсәнне шат күңел белән каршы алдылар. Алар Ләйсәнгә үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, күңелле биюләрен бүләк иттеләр. Аннан соң киң күңелле тылсымчы кыз Ләйсән балалар каршында чыгыш ясады. Беркем дә читтә калмады, балалар Ләйсән артыннан бию хәрәкәтләрен кабатлый башладылар һәм бик кызыксынып Ләйсән белән биеделәр. Бу очрашу балаларның күңелләрендә Ләйсән буләк иткән кояш җылысын калдырды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев