Кызыл Мишәдә – тарихи вакыйга
Быелгы 21 июнь - Хәтер һәм кайгы көне Кызыл Мишә авылында тарихи вакыйга белән истә калачак. Бу көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә яңа обелиск ачу тантанасы булды. Обелиск төзү эшен эшмәкәр Марсель Вәлимөхәммәтов башлап йөреп, спонсорлар ярдәме белән төзелде. Әлеге тарихи вакыйганы авыл халкы зур шатлану белән кабул...
Быелгы 21 июнь - Хәтер һәм кайгы көне Кызыл Мишә авылында тарихи вакыйга белән истә калачак. Бу көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә яңа обелиск ачу тантанасы булды. Обелиск төзү эшен эшмәкәр Марсель Вәлимөхәммәтов башлап йөреп, спонсорлар ярдәме белән төзелде. Әлеге тарихи вакыйганы авыл халкы зур шатлану белән кабул итеп, бу саваплы эшне оештырып, башкарып чыккан кешеләргә ихлас рәхмәтләр белдерделәр. Соңыннан «Хәтер» шәме акциясенә кушылып, илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр куелды.
Айдар Хаҗиев,
Тимершык авыл җирлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев