Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!
Районыбызда 13 марттан наркотикларга каршы «Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!» акциясенең I этабы башланды.
Наркотиклар белән сәүдә итүне һәм куллануны кисәтүгә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, яшүсмерләрне җинаятькә тартучыларны фаш итү максатында әлеге чара 24 мартка кадәр дәвам итәчәк. Акция барышында наркотиклар белән сәүдә итү очраклары турында хәбәр итү өчен 02 яки 2-32-02, 2-33-42 (полиция) телефоннарына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев