Малкайларга яңа торак [+фоторепортаж]
Терлекләрдән мул продукция алу өчен сыйфатлы азык һәм яхшы тәрбиядән тыш, асрау өчен уңайлы һәм якты тораклар кирәк.
Районның күпчелек хуҗалыкларында терлекләр уңайлы торакларда заманча технологияләр файдаланып асралса да, СССР заманында төзелгән таш абзарлар да бар әле. Болар күпчелек кечкенә авылларда сакланып калган.
Мисалга, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Тенеки авылында да 50нче елларда салынган тораклар бар иде. Быелгы җәйдә аларны яңартып, заманча шартлар булдырганнар.
-Бу торакларда сарыклар да тотылды элек. Җимерек хәлдә иде инде, дәүләт программасы нигезендә капиталь ремонт ясалды, - дип сөйли хуҗалык зоотехнигы Энҗе Хаҗиева.
100 башка исәпләнгән әлеге торакның шифер түбәсе, искергән агач ишекләре калайга алыштырылган, җир идәне дә таштан (бетон) җәелгән. Торак янында ук терлекләрне ясалма орлыкландыру өчен җайланма эшләп куелган. Түбәнең поликарбонаттан эшләнгән өлеше торак эченә яктылык бөркеп тора. Кыскасы, идәннән алып түшәмгә кадәр капиталь ремонт үткәрелгән. Агартып, пөхтәләп куелган мал торагы кунак өе кебек. Бүген, җомга көн итеп, бирегә маллар да кертелә. Аның янәшәсендәге, 100 баш мал сыйдырышлы икенче торакка да күптән түгел генә шундый ук реконструкция эшләре башкарылган иде.
Дәвамын газетабызда укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев