Мәгариф яңалыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы күптән түгел "Балалар иҗтимагый берләшмәсендә шәхеснең үзлегеннән үсүенә психологик-педагогик нигезләр" темасына семинар уздырды.
Мари-Эльдә узган әлеге киңәшмәдә район балалар иҗат үзәгенең бүлек мөдире Л.Шаһидуллина һәм Олы Шыңар мәктәбенең педагог-оештыручысы В.Шәрифуллина катнашты.
***
Күптән түгел республиканың "Костер" сәламәтләндерү үзәгендә "Лидерлык нигезләре" программасы кысаларында профильле смена эшләде. Анда безнең район балалар думасы активистлары Явлаштаудан - З.Балтачова, Икшермәдән В.Петров катнашты. Алган белемнәре белән алар думаның киләсе утырышында таныштырырга планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев