“Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында узган ел көнгә 10 тонна сөт сатканнар [+фотолар]
Уңышка ирешүдә һәркемнең үз юлы, үз алымы. Хуҗалыкларда узган хисап җыелышларында да бу ачык чагылды. Ә менә "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин яңалыкларны үз хуҗалыгы тәҗрибәсендә күп куллануы белән яхшы таныш.
Кемнәрдер өчен бер сыердан ел дәвамында 6000 килограмм сөт савып алу буй җитмәслек тоелса, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында бу чикне узып эшлиләр дисәм дә ялгышмам. Биредә ел дәвамында бер сыердан уртача 9000 килограммнан күбрәк сөт савыла.
-Робот урнаштырылганчы бер көнгә 4 тонна сөт җитештерсәк, 2015 елда бер көндә уртача 9 тонна сөт саттык, быел 10 тоннадан да киметмәскә планлаштырабыз, - ди җитәкче.
Мисалга, әлеге хуҗалыкта 8 февральдә 11 тонна сөт җитештерелгән. Продукцияне вакытында сөт комбинатларына илтеп тапшыру да кирәк бит әле. Сөт ташый торган машина гына тузып килә. Киләчәктә аның да яңасын алырга кирәк. Ә сөтле сыер ул - сәламәт бозау. Иң алдынгы хуҗалыкта да бар эш тә җайлы гына бармый. Анда да сыерлар авырый, бозаулар үлеме дә бар.
-Бер бозау туганда ук 5 мең сум бәя белән туа, дип исәпләсәк, ике айлык бозау үлү 15 мең сумлык зыян китерә. Ике айда 6шар литрдан 60 көнгә 360 литр сөт эчә. Шул сөтне 20 сумга тапкырласак, 7200 сум, тугандагы 5 мең сумлык бәясен дә кушып исәпләсәк, 12 мең сум килеп чыга. Моңа бозау караганга түләнгән хезмәт хакы, өстәмә азыклар һәм башка төр хезмәтләрне дә кертсәк 15 мең сумга җыела, - дип бозау караучыларны, мал табибын хезмәтләренә тагын да җаваплырак карарга кирәклегенә төшендерә.
Яшь терлекне дә сау-таза үстерәсе килә. Бу яктан уңайлы тораклар бар-барын хуҗалыкта. Әмма тудыру бүлеге аерым булса яхшырак, дип исбатлый җитәкче.
-Яңадан бозаулар торагы төзибезме? - дип мөрәҗәгать итә хезмәтчәннәргә.
-Төзик, - дип килешәләр аның белән.
Киңәшле эш таркалмас дигәнне "Мөхәммәтшин"да яхшы аңлыйлар. Ник дигәндә, хуҗалыкның бүгенгесе дә, киләчәге дә шушы хезмәтчәннәргә, аларның гаиләләренә бәйле. Җитәкченең элек бер тиенлек тозга да хәзер зур суммада акчалар тотылуын искәртеп, хуҗалык кассасына кергән акчаларның кайларга тотылуын санаганын эшчеләр зур кызыксыну белән тыңлады. Арифметика бик гади: санарга, иң мөһиме, акчаң булсын. Оешма яки хуҗалыкның көндәлек кергән акчасы нинди максатларда тотылуы һәркемгә дә кызыклы билгеле. Җитәкче боларның һәммәсен тәфсилләп аңлатуны кирәк санады.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев