Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Намуслы хезмәтләре өчен райондашларбыз бүләкләнде [исемлек]

Район авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, күрсәткән һөнәри осталыгы өчен җаваплылыгы чикләнгән "Саба ПМК Мелиорация" җәмгыяте хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы инженеры Надель Шамил улы Үтәгәнов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәтләре өчен Юлбат, Мишә авыл җирлекләре башлыклары Талип Рәшит улы...

Район авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, күрсәткән һөнәри осталыгы өчен җаваплылыгы чикләнгән "Саба ПМК Мелиорация" җәмгыяте хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы инженеры Надель Шамил улы Үтәгәнов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәтләре өчен Юлбат, Мишә авыл җирлекләре башлыклары Талип Рәшит улы Шәмсиев, Азат Хөрмәт улы Гатиятуллин Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәти­җәле хезмәтләре өчен башкарма комитетның мә­дәният бүлеге баш белгече Лилия Раиф кызы Якубова, башкарма комитетның оештыру бүлеге документлар әйләнеше секторы мөдире Алсу Шамил кызы Габдерахманова, архив бүлеге начальнигы Альбина Нәкыйп кызы Сираҗетдинова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Кулланучылар кооперациясе системасында күпь­еллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Икмәк" җәмгыя­тенең Эзмә кибете мөдире Резидә Рафаел кызы Сафиуллина Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Инвалидлар арасында актив җәмәгать эше алып барганы өчен район инвалидлар оешмасы рәисе Рә­шит Габделхәй улы Кәбиров Саба муници­паль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

31нче район аптекасы мөдире урынбасары Рузия Васил кызы Закирова Бөтенроссия "2017 елда урта медицина һәм фармацевтика белемле "Иң яхшы белгеч" конкурсының рес­публика этабында I урынны яулап, Татарстан сә­ламәтлек саклау министрлыгы Дипломы белән бү­ләкләнде.

Җирле үзидарә органнарына транспорт хезмәте күрсәтүдә күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Яшен" җәмгыяте шоферы Илсур Нур улы Галиев Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев