Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Нарат» боз сараенда тимераякта узышу ярышлары үткәрелде [+фото]

27 майда «Нарат» боз сараена йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр командалары арасында тимераякта узышу ярышлары үткәрелде.

Анда районыбыз балалар бакча­ларының мәктәпкә әзерлек төр­кеменә йөрүче өч малай һәм өч кыз составындагы 16 команда катнашты. «Бәләкәч», «Салават күпере» балалар бакчаларыннан 3әр команда булып тупланып килгәннәр иде. Бәйге барышында балалар берсеннән-берсе көчле, җитез, ныклы әзерлекле икәнлекләрен расладылар. Бу әлбәттә, алар белән эшләгән тренерларның зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Нәни спортчылар бәйге шарты буенча эстафета, капкага туп кертү һәм башка уен төрләрендә көч сынашып, осталыкларын күрсәттеләр. Ти­ме­раяк киеп артка таба йөрү осталыклары аларга көч биреп торырга килгән әти-әниләрне, тәр­биячеләрне тагын бер кат сок­лан­дырды. Бәй­­генең киерен­келегеннән, бала­­ларның җиңүгә булган омтылышын­нан гүя боз да «кызды». Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Салават күпере» (Шәмәрдән), икен­че урын­ны «Әллүки» (Саба»), өченче урынны «Бәләкәч» (Саба) балалар бакчалары командалары яулады. Җи­­ңүчеләрне баш­­карма ко­ми­тет җитәкчесе урын­басары Та­һир Шәрәфиев тә­брикләп, бү­ләк­ләр тап­шыр­ды. Бәй­гедә катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады. Шулай ук балаларны «Нарат» боз сараена йөртүдә куйган хезмәтләре өчен тәрбиячеләргә, алар­­ның ярдәм­челәренә Рәх­­мәт хатлары тапшы­рылды. Балаларны шат­ландырган әле­ге бәйге киләчәктә райо­ны­бызның булачак спорт­чыларына юл башы булып, яңа җи­ңүләргә рухландырса иде.

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев