Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Орчык кадәр Оркыя [+фото]

«Балачагым, яшьлегем бик аяныч узды, әтидән 2 айлык булып калганмын, «әти» дип әйтергә тилмереп үстем, әни итәгендә дүрт бала әтисез дә, өйсез дә калдык.

Мин туганчы өч туганым 1 атна эчендә үлгән булган», - дип башлады сүзен Туктар авылында яшәүче Оркыя әби Гыймадиева. 1919 елның ямьле җәендә Юлбат авылында туган кыз 21 елгы ачлык михнәтләрендә исән калуын күкрәк баласы булуыннан күрә. Туган авылында 4 сыйныф укыганнан соң, Сатышта 5нчене тәмамлап, Саба мәктәбенә укырга керә. Тик бәләкәй генә гәүдәле, кыюсыз кыз, шуграк малайлар кыерсытып, укуын ташларга мәҗбүр була. «Ул чорларда һәрбер оешмада да язу машинкасы бар иде. 1908 елгы абыем Мансур Сабаның РАЙЗО дигән җир бүлегендә зоотехник булып эшләде. 1938 елда мин дә аның янына эшкә килдем. Эшнең рәтенә генә төшенә башлауга, латин теленә көйләнгән машинам яңа рус алфавитына алмаштырылды. Мондагы тилмерүләремне бүген дә онытмыйм», - дип искә ала ул елларны. Сугыш башлануга аларны Апас районына окоп казырга җибәрәләр.

1941 елның кышында 40 градусска җиткән суыкта итек өстенә чабата киеп 10ар чакрым җәяү йөриләр алар. Алай эшләмәсәң итек астына балчык шыкраеп ката. Ачлыктан, авыр хезмәттән сула барган кыз бригадирга барып, үзенең соңгы чиккә җиткәнлеген әйтә. Әҗәлең җитмәсә, бер чарасы чыгар, диләр. Оркыя әбине дә ач үлемнән бер очрак коткарып кала. Окоп казырга җибәрелгән бер өлкән яшьтәге кешене эшли алмау сәбәпле, кире кайтарып җибәрәләр. Ул кайтып китүгә, аның исеменә посылка килә, кире юлларга адресы булмый. Бригадир хәлсез Оркыяга посылкадагы 1 кило сохарины бирә. Шуны чикләвек шикелле ваклап кесәсенә салып, гел суырып йөреп кенә исән кала ул. 2 ай ярым окоп казыганнан соң, РАЙЗОда эшен дәвам итә. Тормышларның кыенлыгын сөйләп торасы юк, ике абыйсы сугышта, ачлык бәгырьләргә үтә.

Оркыя апа ул чактагы Сабадагы данлыклы МТС директоры Нурислам Ногмановны бүген дә рәхмәт сүзләре белән искә ала. Хезмәт хакын икмәкләтә дә түләгән оешмага учетчик итеп алынып, яшь кыз үзен генә түгел, гаиләсен дә ач үлемнән коткарып кала. «Озак гомер иткәч, күпне күрәсең икән, рәхәте дә, михнәте дә күп булды, тамак туйганчы ипи ашарбыз дип күз алдына да килми иде, Аллага шөкер рәхәте картлыгыма калган, табыннарыбыз сый-хөрмәттән сыгылып тора», - ди ул бүгенге тормышына шөкерана кылып. Алар 1947 елда Туктар авылы егете, 9 ел сугышта йөреп кайткан (Байкал арты хәрби округында повар булып эшләгән) Кашшаф Гыймадиев белән тормыш коралар. Биш бала - Зәйнәп, Фәһимә, Мөршидә, Нуриәхмәт, Рафис исемле ул-кызлар тәрбияләп үстерәләр. «Сугыш бетте дә, тормыш рәтләнде түгел шул. Ачлык-ялангачлыгы озак еллар озата барды, балалар үстергәндәге авырлыкларны бүген дә онытмыйм. Балаларымнан күргән игелекләр шуның әҗере булып кайтадыр», - ди Оркыя әби.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев