Паралимпия Чемпионы Рушан Миңнегулов белән очрашу
Сабаның 6 нчы номерлы "Балачак"балалар бакчасында 2014 елда Сочи шәһәрендә узган паралимпия уеннарында чемпион булган танылган якташыбыз Рушан Миннегулов белән очрашу оештырылды.
Чемпион Рушан Миңнегулов белән очрашуны балалар һәм тәрбиячеләр зур әзерлек белән көттеләр. Рушан да балалар янына әзерләнеп алтын медален алып килгән иде. Балалар янына да ул аны күкрәк түренә киеп килде. Иң элек, Рушан Миңнегулов белән кызыклы гына әңгәмә үткәрелде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп Рушанның балачагы, аның хыяллары, уңышлы спортчы булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге хакында белделәр. Рушан бик теләп балаларга үзе, әти-әнисе, аңа ярдәм иткән тренерлары, киләчәктә үтәсе Олимпия уеннарына әзерләнүе турында сөйләде. Җанлы һәм кызыклы әнгәмәдән соң балалар "Күңелле стартлар" ярышларына "керештеләр". Уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында "Безнең белән эшлә, безнең кебек бул һәм бездән яхшырак та бул" дигән девиз белән саф һавада спорт ярышлары оештырылды. Төрледән-төрле кызыклы эстафеталарга старт командасын чемпион Рушан Миңнегулов биреп торды һәм күңелле караш белән күзәтеп балаларга рухи көч өстәде. Уеннардан балалар да, җанатарлар да, кунагыбыз Рушан Миңнегулов та канәкать калдылар. Балалар өчен иң истәлекле мизгел, мөгаен, Чемпион Рушан абыйлары кулыннан алынган "алтын" медальләр булгандыр. Бу тарихи очрашу истәлеккә фотоларга төшү белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев