Районда иртәгәдән "Язгы игелек атнасы» старт алачак
Республикабызда 15 апрельдән традициягә кергән «Язгы игелек атнасы» старт алачак. Ун көнгә кадәр сузылачак иреклеләр акциясе мөмкин кадәр күбрәк кешене волонтерлар хәрәкәтенә тартуны күздә тота.
Районның "Балкыш" социаль хезмәт күрсәтү үзәге дә "Язгы игелек атнасы"на чаралар планы булдырды. Шәмәрдән тернәкләндерү бүлегендә спорт-сәламәтләндерү, донорлыкны популярлаштыру, өмәләр, конкурслар үткәрү, инвалид балалар яшәгән йортларга волонтерлар белән баруны оештыру чараларын, "Тыл хезмәтчәненә ярдәм ит" акциясен, сугыш ветераннарына бәйрәм котлаулары әзерләүне, алар яшәгән йортлар каршында агачлар утыруны һәм яшелләндерүне үткәрү һәм башка игелекле эшләр башкаруны үз эченә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев