Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбызда 994 оешма-предприятие, урта һәм кече бизнес вәкилләре теркәлгән

Районыбызда җитештерү эшен оештыручы кече эшмәкәрлек субъектларына булышлык күрсәтү - стратегик юнәлешләрнең берсе.

Хәзерге көндә районыбызда 994 оешма-предприятие, урта һәм кече бизнес вәкилләре теркәлгән. Шуларның 662се шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, 332е урта һәм кече предприятиеләр оештырып эшли. 2016 елда "Лизинг-Грант" программасы буенча 10 кече эшмәкәрлек субъектларына барысы 9,7 миллион сумлык субсидия бирелде. Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм җитештерү кооперативлары җитештерүне үстерүгә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша 20 миллион сумга якын хөкүмәт ярдәме алдылар. Агымдагы елда районда эш башлаучы 11 фермер һәм 2 җитештерү кооперативы, эшләрен дәвам итүче 2 крестьян-фермер хуҗалыгы матди-техник базаларын ныгыту өчен "Лизинг-грант" программасында катнашырга теләк белдерделәр. Районда "Автосервис" һәм пунктлары ачып 10га якын кеше автомобильләргә хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев