Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбызда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү рес­публика программасы дәвам итә

Бу максатка 12,525 миллион сум акча бүленергә тиеш булып, шуның 4 миллион сумнан артыгы Шәмәрдәннең Яшьләр урамындагы 5а йортны сайдинг белән тышлауга тотылды. Яңаны төзүгә тиң яңарту булган ул.

"159нчыПМК" җәмгыяте төзүчеләре башкарган эштән соң ак кирпеч йорт шушы тирәдәге торак комплексы төсен алган. "Күптән көткән идек ремонтны. Сайдингның төсен дә җыелышта үзебез сайладык. Стеналар салкынча иде, тышлагач бүлмәләр җылынды. Подвалны эчтән тышлаулары да әйбәт булды",- ди шушы йортта яшәүче Илнар Галимов.

Шәмәрдәндә быел капиталь ремонт 4 йортта алып барыла. Әйтик, "Мелиорация-Сервис" җәмгыяте эшчеләре янәшәдәге Фрунзе урамына кергән 4а йортның подвал өлешен профнастил белән төреп алганнар. Моңарчы беренче катта яшәүчеләр фатирлар идәненең салкын булуыннан зарлансаллар, хәзер проблема хәл ителгән дип уйларга кирәк. Әмма иң өске 4нче каттагыларны борчыган мәсьәлә әлегә өлешчә генә чишелеш тапкан. "Чормага күгәрченнәр кереп йөри, кайбер бүлмәләргә су да үтә. Капчыклап күгәрчен тизәге түгәбез",- дип зарланды торак милекчеләре. Подьезддан чормага менә торган люкка яңа капкач куелса да, андагы сары таплар су үткәнлеген күрсәтеп тора. Әмма түбә алыштыру быелгы эш төренә кертелмәгән булып чыкты. Шулай ук йортның конструкциясе стеналарны тыштан сайдинг белән тышлап җылыту мөмкинлеге дә бирми икән. "Рәшәткәләрен анкер белән беркетсәң генә инде",- диде шушы йортта яшәүче.

Шәмәрдәндә тагын бер зур кү­ләмле - 2,126 миллион сумлык эшне "РыбноСлободский Универсалстрой" җәмгыяте төзүчеләре Совет урамындагы 2нче йортта алып бара. Биредә төзүчеләр подвалда кайнашалар һәм фатир эчләрендә су, канализация торбаларын алыштыралар. Торак ми­лекчеләре белән килешенеп эш­лиләр. Фатир хуҗалары үзләре дә төзүчеләргә ярдәмгә килә. "Башкача була да алмый, аларга түгел, безнең өчен кирәк бит. Бик теләп булышабыз, ремонтчылар үзләре дә артык мәшәкать китермичә тыныч эшлиләр, шулай дип әйт",- диде 13нче фатирда яшәүче Рафил Гәрәев. Бригада 69 фатирлы йортта торбаларны алыштыруга апрель башында керешкәннәр һәм егетләр ышандырганча, 20 майларга төгәлләргә җыеналар. Көннәр тәмам җылыткач, подъездларны яңартачаклар. Эш әлегә график нигезендә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев