Районыбыздагы иң җитез, иң өлгер сыер савучы кем? [фото, видео]
Районыбызда сыер саву операторлары арасындагы конкурс соңгы елларда зурлап үткәрелмәде. Быел исә, 21 июньдә үз хуҗалыкларында иң җитезе, өлгере булган 26 сыер савучы көч сынашты.
- Соңгы елларда республика ярышына баручы сыер савучыны хуҗалыкларга чыгып кына билгели башлаган идек. Быел зуррак масштабта, бергә җы еп үткәрергә булдык. Районда төрле вариантта эшләүче хуҗалыклар бар. Саву заллы, сөт үткәргечле, робот фермалары. Шулай булуга карамастан, бүгенге ярышта һәр хуҗалыктан да сыер савучылар катнашты, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин.
Бәйге барышында катнашучыларны сәламләп һәм район терлекчеләренең хезмәтен югары бәяләп, район башлыгы Рәис Миңнеханов, иң актык булсагыз да, җиңүче дип кайтыгыз, сез чыннан да җиңүчеләр, дип, күңел күтәренкелеге өстәсә, идарә начальнигы Гафур Хәсәншин: "Республикада сезнең хезмәт белән район буенча яхшы гына эш нәтиҗәләре күрсәтәбез. Бер сыерга бүгенге көндә уртача 21,7 килограмм сөт савыла, 155 тонна тирәсе сөт җитештерелә. Җәй, кышның аермасы юк, ел дәвамында бер күләмдә сөт савып алуга ирешергә тиешбез. Сөтнең сыйфаты сыер савучының һөнәри осталыгына нык бәйләнгән. Үзеңнең һөнәри осталыгыңны үстермичә, башкаларның ничек эшләвен күрмичә генә алга китеп булмый", - дип, конкурсның әһәмиятенә басым ясады һәм сыер савучыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Гади генә бәйге кебек тоелса да, операторлар комиссия алдында теория һәм практиканы берләштергән өчәр юнәлеш буенча имтихан тотты. Катнашучылар иң элек 20 сораудан торган тест уздылар. Әлеге тур өчен 20 минут вакыт бирелсә дә, тәҗрибәле ханымнар тестны 8-10 минутта үтәп тә чыкты.
Икенче турда сыер саву аппаратын сүтеп җыярга кирәк иде. Күз күргән эш булса да, каушап калучылар да табыла мондый чакта. Бигрәк тә вакытка сүтеп җыйганда сыер саву аппаратының детальләре "чыгымлап" ала - йә кулдан төшеп китә, йә керми интектерә... Шулай да, һәркем җиңүгә омтыла.
-Һәр ике төр ярышта да эшне эзлеклелек һәм тәртип белән башкаруга игътибар итәбез. Берсе генә үтәлми калса да, балл төшерелә. Савым вакытында сыерның сөт бирә башлавына да карыйбыз, - ди сыер савучы кызларның эшләрен бәяләүче хөкемдарлар. Аның да үз хикмәте бар икән, сыер аппарат стаканнарын киерткәч 10 секунд эчендә сөтен бирә башларга тиеш. Бәйге башланганчы катнашучыларны дулкынландырганы да шул булды. Малкайлар чит кешегә сөт бирерләрме, дип борчылдылар. Шулай да үз һөнәрләренең осталары койрык болгап, тибенгәләп торган сыерны да сыйпап, яратып, сөт савып алды.
Ә иң җитезе һәм эшен төгәл башкарганы - "Саба" җәмгыятенең Кибәче бригадасыннан Гөлсинә Фазылова (97,55 балл). 2 урында - 97,25 балл җыеп "Саба" җәмгыяте Мичән бригадасыннан Рәзилә Мөбарәкшина. 3 урында - 96,75 балл җыеп "Шытсу" җәмгыятеннән Гөлнара Галимуллина һәм "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесеннән Әнисә Рәхимуллина.
Район бәйгесендә җиңгән сыер савучы Гөлсинә республикада берничә ел җиңү яулаган, призлы урыннар алган иде. Ул быел да республикада район данын яклаячак. Бу көнне сыер савучылар иң яше, иң өлкәне, иң тәҗрибәлесе һәм туган көн иясе буларак та тәбрикләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев