Кичә, бүген, иртәгә
Референдумга әзерләнәбез
Хөрмәтле сайлаучылар! Саба районы территориаль сайлау комиссиясе 2016 елның 20 ноябрендә гражданнардан үзара салым җыйнау мәсьәләсе буенча авыл һәм шәһәр җирлекләрендә референдум үткәрү планлаштырылганлыгын хәбәр итә.
Тавыш бирүне үткәрү өчен Саба муниципаль районы башкарма комитетының "Саба муниципаль районы территориясендә сайлау участоклары оештыру турында"гы карары (18.01.2013, №1) (24.06.2016 ел №801 редакциясендә) нигезендә район территориясендә 40 сайлау участогы формалаштырылды. Участок сайлау комиссияләре исемлеген, адреслары, чикләре турында мәгълүматны район сайтында http://saby.tatarstan.ru/tik сылтамасы буенча кереп карарга була. Сез анда үзегезнең сайлау участогын таба алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев