Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Республика көне белән!

Хөрмәтле райондашлар, Сезне чын күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән котлыйбыз. Хәзерге Татарстан - илнең бар яктан да иң бай төбәкләрнең бер­се. Без Татарстаныбызның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горур­ланабыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, һәрнәрсәгә кай­гыр­тучанлык, туган җиргә мәхәббәт, өлкән­нәргә хөрмәт - болар барысы да күпмилләтле...

Хөрмәтле райондашлар, Сезне чын күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән котлыйбыз. Хәзерге Татарстан - илнең бар яктан да иң бай төбәкләрнең бер­се. Без Татарстаныбызның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горур­ланабыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, һәрнәрсәгә кай­гыр­тучанлык, туган җиргә мәхәббәт, өлкән­нәргә хөрмәт - болар барысы да күпмилләтле республикабызда тынычлык сакларга ярдәм итә. Районыбыз, күпмилләтле татарстанлылар сафында социаль-икътисади һәм сәя­си үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Рес­публикабызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән зур эштә сабалыларның да лаеклы өлеше бар. Безнең районда күп кенә республика һәм муниципаль программалар һәм проектлар тормышка ашырыла, игенчеләребез фидакарь хезмәттә - кырларда уңыш язмышын хәл итә. Киләчәктә дә эшләребезнең уң булачагына, райондашларыбызның Татарстаныбыз хакына тырышып, җаваплылык тоеп эшләячәкләренә ышанабыз. Мөхтәрәм райондашлар! Сезгә чын күңелдән игелек, тынычлык һәм иминлек телибез. Киләсе көннәргә ышаныч белән карыйк, газиз Татарстаныбыз, туган Сабабыз хакына үзебезгә хас тырышлык белән җаваплылык тоеп эшлик. Республика көне котлы булсын!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев