Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны әзәйгән

Узган тәүлектә Россиядә 6 207 кешедә коронавирус ачыкланган. Әлеге күрсәткеч 2020 елның 21 сентябреннән бирле минимум булып тора. Бу хакта вирус таралуга каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәр итә.

1 152 авыручы хастаханәгә җибәрелгән, алдагы көнгә караганда бу сан 20,1 процентка кимрәк. Оператив штабта хәбәр итүләренчә, авырулар саны илнең 47 төбәгендә кимегән. Ә 26 төбәктә авыручылар саны арту күзәтелә.

Бер тәүлек эчендә 7 502 кеше савыккан, 136 кеше үлгән.

Гомумән алганда, Covid-19  белән авыручылар саны күрсәткече алдагы җиде көндә 16,2 процентка кимегән.

Татарстанда коронавирусның кичә 210 кешедә ачыклануы турында«Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев