Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рөстәм Миңнеханов Сабага ашыгыч ярдәм автомобиле ачкычларын тапшырды

Узган жомгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләренә ашыгыч ярдәм автомобиле ачкычларын тапшырды. "Бу санитар машиналар республика кешеләренә үз вакытында квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Безнең республикада 2012 -2013 елларга ашыгыч медицина ярдәме паркын яңарту буенча зур программабыз бар иде инде. Бүген 50 яңа машина тапшырабыз, һәм тагын 2-3 айдан соң башкалабыз өчен 47 машина әзерләнә" , - диде Президент. Безнең районнан "Форд транзит" базасында эшләнгән автомобиль ачкычын баш табиб Марат Йосыпов кабул итеп алды. Реанимобиль булмаса да, заманча җиһазланган, ЭКГ, глюкоза белән тәэмин итү дә һәм башка кичектергесез ярдәм чаралары да каралган. Хәзер Саба хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлеге 4 автомобильгә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев