Рөстәм Заһидуллин: "Авыл, район мәдәният йортларында эшләүчеләр үзләре режиссер, үзләре билет тикшерүче, үзләре грим салучы да"
-Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, музей һәм балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмебез - мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сез - районыбызның сәнгатен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район, республика данын еракларга таратуда, яшь буынны тәрбияләүдә лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз. Хезмәтебез бик катлаулы. Сәләтлеләрне барлап, табып, сәхнәгә әзерләп...
-Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, музей һәм балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмебез - мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сез - районыбызның сәнгатен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район, республика данын еракларга таратуда, яшь буынны тәрбияләүдә лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз.
Хезмәтебез бик катлаулы. Сәләтлеләрне барлап, табып, сәхнәгә әзерләп чыгарырга һәм шул чарага, шул ук мәдәният хезмәткәренә тамашачы да җыярга кирәк. Монда эшләү өчен белем генә җитми. Һөнәри осталык, кешелеклелек тә сорала. Авыл, район мәдәният йортларында эшләүчеләр үзләре режиссер, үзләре билет тикшерүче, үзләре грим салучы да. Гаиләләрегездә сезне аңлауларын, үзегезгә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге телим.
Мәдәният хезмәткәрләре - мәдәният йортларында, клубларда, музейларда, китапханәләрдә, балалар сәнгать мәктәбендә эшләүчеләр бу көннәрдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга үзебезне кызыксындырган сорауны бирдек.
-Мәдәнияттә яңалыклар күп, иң зур һәм уңышлы проектлар дип кайсын әйтә аласыз?
-Тормыш бик зур тизлектә бара. Билгеле, заманнан калышмыйча алга бару кирәк. Шул ук вакытта милли гореф-гадәтләребезне, мирасны, мәдәниятне, халкыбыз җәүһәрләрен сакларга да тиешбез. Бу уңайдан күп юнәлештә эш алып барыла. Соңгы еллардагы иң зур проектлардан берсе - кечкенә авылларда үткәрелгән Авыл көннәре дияр идем. Әлеге чара халкы аз булган Чулпыч, Түлешкә, Көек, Бакшанды авылларында узды. Боларны мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге, авыл халкы белән бергәләп оештырды. Шундый ук чараны быел тарих битләрендә генә калган Йомгалак һәм Шмитд авыллары урынында үткәрергә җыенабыз. Узган ел Көектә үткәргән идек, быел шул авылда туып-үсеп читкә таралган авыл халкы үзләре сабантуй үткәрергә җыена. Димәк, проектның уңышы бар, без моңа сөенәбез. Тагын бер зур чара турында әйтеп үтәсем килә. Узган ел май аенда район авылларыннан җыелган бер төркем, 200дән артык гармунчы Саба үзәгенә чыкты. "Уйнагыз гармуннар" бәйрәмен башлап җибәргәндә шулай күп җыелырлар дип уйламаган да идек хәтта, урам тулы гармунчыны күргәч бик сөендек. Әлеге чара райондагы гармунчы, баянчыларны барлау, аларны халыкка күрсәтү максатыннан эшләнде. Әлеге ике проект та халыкның күмәкләшеп, бердәмләшеп катнашуы белән әһәмиятле. Бу чараларны быел да, тагын да яңарак масштабта уздырырга уйлыйбыз.
Тагын бер проектыбыз - райондагы оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләрне берләштергән "Җырлы-моңлы туган ягым" фестивале. Фестиваль кысаларында коллективлар башка еллардан аермалы буларак, быел авыл мәдәният йортларында чыгыш ясый. Мисалга, район үзәгендәге табибның яки банк та эшләүченең җырлаганын яки биегәнен авыл кешесенең дә күрәсе килә. Ә аның район үзәгенә килеп карарга мөмкинлеге юк. Авыл клублары тулы зал белән каршы алды.
Балаларны сәхнәгә тарту өчен "Соз вездие-Йолдызлык-Саба" дигән проектыбыз бар. Узган ел беренче тапкыр оештырган идек, дәвамлы булырга охшап тора. Монда "Йолдызлык" фестиваленең республика турына чыккан коллективлар белән беррәттән авылларда яшәп, сәхнәгә чыгарга теләге, сәләте булган, әмма сәхнәгә чыкмаган малайлар-кызлар да катнаша.
Район мәдәният йортында эшләп килүче түгәрәкләр дә халык өчен оештырылган. "Нәүрүз" фольклор ансамбле дә эшен дәвам итә. Аңа өлкәннәр йөрсә, яңадан алардан яшьрәк фольклор ансамбль "Гөлбакча" ансамбле тупланды.
Курайда уйнарга өйрәнергә теләүчеләрне дә җыярга уйлыйбыз. Шушы максаттан Шекше һәм Саба мәдәният йортларына курайлар сатып алынды. Курайчылар түгәрәге оешып китте. Ел буе гитарада уйнаучыларны барладык, концерт оештырдык. Әмма, концерттан соң төрле фикерләр ишетергә туры килде. Фикерләр булырга тиеш, килешәбез. Шулай да һәр музыка уен коралының үз кешесе, аны яратып тыңлаучысы була. Кемдер гармунга кушылып моңлана, кемдер гитара чиртүдән ләззәт таба, кемдер скрипкада көйли. Без - мәдәният хезмәткәрләре менә шуны аңлап, алтын урталыкны табып, музыка уен коралларында уйнауны киләчәк буынга тапшыруда эш алып барырга тиешбез. Баянда уйнарга теләүчеләр, инструменталь ансамбль өчен дә түгәрәкләр эшли.
Шулай ук "Саба чишмәләре", "Серле гармун телләре" күчмә клублары да халыкка хезмәт күрсәтә. Әлеге иҗат берләшмәләре атнага бер тапкыр, автобусларга төялеп, авылларга, күрше районнарга концертлар белән чыга. Үзешчән сәнгать коллективларын һәркайда көтеп алалар. Юл чыгымнарын күтәрерлек акча эшли алмасалар да, бу эш район хакимияте башлыгы ярдәме белән дәвам итәчәк. Чөнки, мәдәният хезмәткәрләре халыкның ялын оештыруны максат итеп куя. Гомумән, мәдәният бүлеге район хакимияте башлыгы Рәис Миңнехановның кайгыртуын тоеп яши.
Мәдәният хезмәткәрләре кешенең рухын гына түгел, саулыгын да кайгырту ягында. Авыл мәдәният йортларында фитнес-клублар ачылды. Әмма аларда махсус җиһазлар, шул юнәлештәге белемгә ия булган белгечләр дә юк. Шулай да 18 клубта хезмәткәрләребез халыкны җыеп, моның белән шөгыльләнә, авыл апайлары бик теләп йөри.
Мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлеге болар белән генә төгәлләнми. Тамашачы каршысына чыкканчы сәхнә артында күпме көч куелганын, йокысыз төннәр уздырганын алар үзләре генә белә. Чын күңелдән тырышып чаралар оештырып та, тамашачыларның без көткән кадәр булмавы бераз күңелне борчый. Үзебезнең талантларыбызга, үз районыбызның мәдәниятен үстерүгә битараф булмасак иде.
Зәмирә Сәмигуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев