Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе җитәк­чесе Илнур Хәбибуллин: "Сабаны яшелләндерүдә шушы кызларның өлеше зур"

Сабабыз көннән-көн үсә, матурая, яшеллеккә күмелә. Әмма яшеллекне булдыру гына түгел, аны карап, саклап, тәрбияләп торырга да кирәк.

Сабаның күптармаклы җитештерү предприятиесендә эшләүче Фәридә Галимова, Ләлә Гайфуллина, Гөлфия Гыйззәтоваларга Саба урамнарындагы агачларны, декоратив куакларны дөрес формалаштыру вазифасы йөкләнгән. Алар яз башыннан көзгә кадәр шушы хезмәттә. Эшләрен һич җиңелләрдән диеп булмый. Бу көннәрдә без аларны Гали Закиров урамындагы декоратив куакларны формалаштырган вакытта очраттык. Карап торсаң, бу хезмәт - үзе бер сәнгать. Төрле якка таралып үскән ботакларны тигезләп кисеп, декоратив куакларны шакмак формасына кертәләр. Көчле пычкылар бу ханымнар кулында үзенә бер көйгә җырлап кына тора.

«Коммуналь хуҗалыкта 17 ел эшлим. Апрельдә, агачлар уянганчы, матурлау сезонын ачып, тирәкләрнең, юкәләрнең ботакларын тигезләп кисүдән башлыйбыз. Шулай ук июль, сентябрь айларында да формировка ясыйбыз. Декоратив куакларны 4 айга алты тапкыр формага китереп кисәбез. Көнозын агач кисү өчен махсус пычкы күтәреп йөреп куллар сызласа да, хезмәтебез башкаларга ямь биреп торгач, талчыгулар онытыла. Шулай ук агачларны корган ботаклардан арындыру да күз уңында тора», - ди Фәридә Галимова.

Ләлә Гайфуллина лаеклы ялда булуына карамастан, ияләнгән эшендә инде икенче елын катнаша. «Үзебезгә көндәлек максат куеп эшлибез, билгеләнгән участокны өстебезгә яңгыр явып торса да, тәмамламыйча кайтмыйбыз. Биек агачларны трактор чүмеченә утырып кисәбез. Җиңел түгел, тырышабыз инде», - ди Ләлә апа.

Уңган кызларның өченчесе - Гөлфия Гыйззәтова бу көннәрдә чираттагы ялга киткән. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе җитәк­чесе Илнур Хәбибуллин да бу ханым­нарның хезмәтеннән канәгать. «Матурлык тудыручылар алар. Сабаны яшелләндерүдә шушы өч кызның өлеше зур. Район үзәген тагын да яшеллеккә төрүдә әле планнарыбыз зурдан. Һәр урамда тере яшеллек коймасы (живая изгородь) булдыру турында хыялланабыз. Һәрберсен аерым төрле итеп формалаштырып, һәр урамны үзенчәлекле итү турында планлаштырабыз. Иң мөһиме - кызлар авыртмасыннар, исән-сау булсыннар», - ди ул.

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев