Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба мәчетендә чыгарылыш бәйрәме узды

Узган җомгада Саба җамигъ мәчетендә балаларның рухи һәм сәламәтләндерү ялы төгәлләнү уңаеннан чыгарылыш бәйрәме узды. Бәйрәмдә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, мәчет имамы Алмаз хәзрәт Гаянов, балаларның остазлары, әти-әниләр катнашты. Тантана мәчеткә Сабабаш авылыннан килеп шөгыльләнүче тырыш укучыларның берсе Мөхәммәт Исмәгыйловның...

Узган җомгада Саба җамигъ мәчетендә балаларның рухи һәм сәламәтләндерү ялы төгәлләнү уңаеннан чыгарылыш бәйрәме узды.

Бәйрәмдә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, мәчет имамы Алмаз хәзрәт Гаянов, балаларның остазлары, әти-әниләр катнашты.

Тантана мәчеткә Сабабаш авылыннан килеп шөгыльләнүче тырыш укучыларның берсе Мөхәммәт Исмәгыйловның азан әйтүе белән башланып китте.

Алга таба балалар укытучылары - дини һәм дөньяви уку йортларында белем алучы шәкертләр Алмаз Галимҗанов, Гөлинә Вәлиева, Зөләйха Нурахмәтова, Инҗилә Хуҗина, Энҗе Ринатдин, Динар Дәүләтов, Азалия Вәлиева, Алмаз Саматов, Динә Гатина, Марат Хуҗин җиткәчелегендә мәчеттә үзләштергәннәрне күрсәттеләр - Коръән сүрәләре укыдылар, вәгазь сөйләделәр, нәшидләр башкардылар, тормыштан кызыклы мисаллар белән театраль күренешләр уйнадылар.

Гомумән, балалар да, әти-әниләр дә биредәге ялдан бик канәгать булуларын яшермәделәр.

Ике атналык ял вакытында балалар дин нигезләрен генә өйрәнеп калмадылар, алган гыйлемнәрен төрле конкурслар, викториналар аша ныгыттылар, Сабаның «Олимп» стадионында сәламәтлекләрен ныгыттылар.

Быелгы смена иң күпсанлы булуы белән аерылып торды: биредә 100гә якын бала шөгыльләнде. Иганәчеләр ярдәме белән көн саен тәрбияләнүчеләргә хәләл кафеда кайнар ризык белән табын әзерләнде. Башка еллардан аермалы буларак, мәчеттә шөгылыләнү өйләдән соң да дәвам итте, шимбә, ял көннәрендә дә дәресләр оештырылды. Балалар белән саубуллашу алдыннан һәркайсына күчтәнәч пакеты таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев