Саба районы ветеринария берләшмәсенә машина ачкычы тапшырдылар
Сишәмбе көнне Казанда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан яңа машина ачкычлары алган 50 ветеринария табиблары арасында сабалылар да бар иде.
Биредә Саба районы ветеринария берләшмәсенә "Лада Гранта" автомобиле ачкычы тапшырылды. "Автомобиль безнең хезмәтнең оперативлыгына, вакытында ярдәмгә килеп җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Эшне яхшырту өчен тагын бер машина кирәк әле", - ди берләшмә җитәкчесе Айзат Шәйхуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев