Саба районында 4 алиментчыны кодекска яңа өстәлгән 5.35.1 маддә нигезендә җаваплылыкка тарттылар
Июль аеннан Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертелгәннән соң, алимент буенча бурычлыларны җаваплылыкка тарту гадиләште.
Кодекска өстәлгән маддәләр буенча балаларын тәрбияләүдә матди ярдәмнән читләшүчеләрне 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү яисә 10-15 тәүлеккә кадәр административ сак астына алу карала. Шул рәвешле, үзгәрешләр үз көченә кергәннән бирле Саба районы суд приставлары 4 алиментчыны кодекска яңа өстәлгән 5.35.1 маддә нигезендә җаваплылыкка тарттылар. Алар төрле срокларга мәҗбүри эшкә җәлеп ителделәр. Әлеге чаралар да булышмаса, бурычлыларга карата җинаять эше кузгату да карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев