Саба районында ике кешенең микрофинанслау оешмасында заем бурычы 180 меңгә кадәр җиткән
Бүгенге заманда микрофинанслау оешмаларының хезмәтеннән файдалану шактый киң таралган. Ә "биш минутта" кредит тәкъдим итүчеләр табылып тора. Микрофинанслау оешмаларында кыска срокка зур булмаган сумманы юллау банктан кредит алуга караганда җиңелрәк. Рекламадагыча, биш минутта теләгән акчаңны алып чыгып та китәсең. Беренче карашка, барысы да ал да гөл кебек. Әмма, документларга ашык-пошык...
Бүгенге заманда микрофинанслау оешмаларының хезмәтеннән файдалану шактый киң таралган. Ә "биш минутта" кредит тәкъдим итүчеләр табылып тора. Микрофинанслау оешмаларында кыска срокка зур булмаган сумманы юллау банктан кредит алуга караганда җиңелрәк. Рекламадагыча, биш минутта теләгән акчаңны алып чыгып та китәсең. Беренче карашка, барысы да ал да гөл кебек. Әмма, документларга ашык-пошык кул куючылар үзләренең нинди тозакка эләккәнлеген бик соң аңлый. Гадәттә, микрофинанслау оешмалары 15-30 көнгә 20-25 мең сум бирә. Бу юкка түгел. Вак кредитлар эш хакы алганчыга кадәр бирелә. Күпчелек оешмаларда процент ставкасы тәүлегенә 1-2 процент тәшкил итә. Әгәр ике процентны бер елдагы көннәргә тапкырласаң, башка сыймаслык сан - еллык 738 процент килеп чыга! Ә кризис чорында эш хаклары тоткарланган очраклар да була. Мондый очракта хезмәт хакын вакытында ала алмаучылар хәлдән чыгу өчен икенче микрофинанслау оешмасына бара. Шуннан өченчегә, дүртенчегә, бишенчегә... Муеннан бурычка чумучылар ахыр чиктә түләү сәләтен югалта. Банклар белән мондый хәлдә ничек тә килешергә, хәтта "кредит каникуллары"н сорап алырга да мөмкин. Ә менә микрофинанслау оешмалары белән уртак тел табу авыр. Алар, гадәттә, шунда ук судка мөрәҗәгать итә һәм процессны ота.
Әйтергә кирәк, быел район судында да микрофинанслау оешмаларының заемчыларга карата килешү нигезендә акчаны мәҗбүри түләтү турындагы дәгъвалар буенча 2 эш тикшерелде. Мәсәлән, Ф. 2013 елның 30 сентябрендә Нократ Аланындагы микрофинанслау оешмасында 10 мең сум акчаны һәм аннан файдаланган өчен бер көнгә исәпләнгән 1,2 процентны бер ай эчендә, ягъни 30 октябренә кайтару шарты белән займ килешүе төзи. Әмма килешүне үтәми. Нәтиҗәдә Ф.ның заем бурычы 128240 сумга җитә. Шуның 117240 сумы - 1,2 проценттан җыелып килгән әҗәт. Ф. судка килмәсә дә, аннан микрофинанслау оешмасы файдасына 128240 сумны, шуңа өстәп 3764 сум 80 тиен күләмендә дәүләт пошлинасы да түләттерү турында карар чыгарылды. 2013 елда Саба районында яшәүче Н. да шул ук оешмадан 5000 заем алган була. Әмма бер ай эчендә һәм аннан соң да түләмәгәч, бурычы 64360 сумга җитә. Нәтиҗәдә суд бу юлы да микрофинанслау оешмасының дәгъвасын канәгатьләндерде.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев