Саба районында коррупциягә каршы ничек көрәшәләр?
Районда коррупциягә каршы көрәш чаралары күрелә, әмма кайбер өлкәләрдә булган проблемаларны хәл итү өчен эшлиселәр күп әле. Бу хакта район башлыгы, коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе рәисе Рәис Миңнеханов комиссиянең киңәйтелгән утырышында белдерде. Утырышта дүрт көн тәртибе каралды. Район үзәк хастаханәсендә коррупциягә каршы алып барылган сәясәт турында баш...
Районда коррупциягә каршы көрәш чаралары күрелә, әмма кайбер өлкәләрдә булган проблемаларны хәл итү өчен эшлиселәр күп әле. Бу хакта район башлыгы, коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе рәисе Рәис Миңнеханов комиссиянең киңәйтелгән утырышында белдерде. Утырышта дүрт көн тәртибе каралды. Район үзәк хастаханәсендә коррупциягә каршы алып барылган сәясәт турында баш табиб Марат Йосыпов сөйләде. Сәламәтлек - халыкның киң катламына кагыла торган иң нечкә мәсьәлә. Әлеге өлкәдә ришвәтчелекне булдырмауга йогышлы чирне дәвалаган кебек якын килергә кирәк. Марат Йосыпов бу җәһәттән күрелә торган чаралар белән таныштырды.
Халык медицина хезмәтеннән канәгать түгел икән, зарын "Добро пожаловать" дип язылган әрҗәгә хат итеп салып та белдерә ала. Аны атна саен комиссия белән ачалар. Әмма хәзергә әрҗә буш. Димәк, авырулар медицина хезмәтеннән нигездә канәгать. Рәис Миңнеханов табибка күренергә килгән бер көндә генә терелеп булмавын игътибарга алып, коррупциоген факторларны булдырмауга тагын да җитдирәк якын килү, чиратларда пациентларның барысына да бертигез карау зарурлыгына басым ясады.
Икенче көн тәртибе буенча Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору юнәлеше буенча өлкән оперуполномоченные Рөстәм Газизуллин чыгышы тыңланды. Ул районда коррупцияне кисәтү һәм ришвәтчелек гамәлләренә чик кую максатында күрелгән чаралар, тикшерүләрнең нәтиҗәләре һәм ачылган җинаять эшләре белән таныштырды.
Аларның берсе - ЮХИДИ хезмәткәренә 1000 сум ришвәт бирү, икенчесе - табиб-психиатр тарафыннан ялган больничный кәгазе бирү факты. "Без "соры базар"да да эш алып барабыз, комиссия составында рейд-тикшерүләрдә катнашабыз. Күрше районнар һәм чит төбәкләрдә эшләүче коллегалар белән эш тәҗрибәсе дә алмашабыз. Әйтик, күрше районнарның берсендә дәүләт вазифасын башкаручының үзе исеменә премия язу факты буенча җинаять эше кузгатылуын күздә тотып, андый тикшерүләрне үзебез дә үткәрдек. Әмма районыбызда андый фактлар ачыкланмады", - диде ул.
Билгеле булганча, керемнәр турында декларация бирү системасы - коррупциягә каршы көрәштә мөһим элементларның берсе. Бу өлкәдә дә ялгышлыклар килеп чыккалый. Анысы коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе, комиссия сәркатибе Ленар Шәйдуллин чыгышында ачык күренде. Ягъни 8 муниципаль хезмәткәрнең үзләренең, балигъ булмаган балаларының һәм ирләренең керемнәре, ми лек характерындагы йөкләмәләре турында декларация кәгазьләрен дөрес тутырмаулары ачыкланган. Аларга, мәнфәгатьләр конфликты комиссиясенә чакырылып, кисәтү тәртибендә чара күрелгән.
Ленар Шәйдуллин җир ле үзидарәләрдә граж дан нарның язмача мөрәҗәгатьләре өчен әрҗәләр кую мәсьәләсенә дә тукталды. Алар инде һәр җирлектә булдырылса да, тикшерүләр барышында әрҗәләрне ачу регламенты расланмавы, җаваплы кешеләр беркетелмәве билгеле булган. Әмма халык ришвәтчелек фактларын әрҗәләргә салып фаш итәргә әзерме соң?
Агымдагы елның I кварталында район Советының "ышаныч телефоны"на шалтыратып та коррупция фактлары турында хәбәр итүчеләр булмаган. Комиссия рәисе коррупция буенча җәмәгатьчелек фикерен сораштыру анкетасы сорауларын прин тердан чыгарып, учреждениеләргә кабул ителергә килүчеләрнең дә кулларына бирергә кирәк дигән тәкъдимен җиткерде. Әгәр үзенә карата күрсәтелгән хез мәттән канәгать бул маучының ачуын анкетага чыгаруы бик ихтимал бит.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев