Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба шагыйрәсе Ильмира Гыймаева туган авылына очрашуга кайткан

Менә мин бүген Шекшегә--туган авылым мәктәбенә очрашуга кайттым.

Беренче кайтуым булмаса да, дулкынланып, бераз каушап, мәктәп бусагасын атладым. Ишек төбендә үк мине каршы алырга чыккан көләч, мөлаем йөзле авылдаш укытучыларымны күргәч, бөтен икеләнүләрем юкка чыкты. Әйтерсең лә, еллар узмаган, гомер акмаган...Беләсезме, самими йөзле, мөлаем, балкып утыручы укучылар, аларның янәшәсендәге укытучы апа-абыйлары мине шундый якын, үз итеп, яратып каршы алдылар. Минем ирксездән йөрәгем кысып куйды, тамагыма төер утырды...Шушы мизгел, әлеге очрашу минем өчен бик кадерле, бик газиз һәм әлбәттә, зур горурлык! Очрашуны оештыручы татар теле укытучысы Зайнагиева Зөлфия Фоат кызының чын йөрәктән, ихлас әзерләнгәне һәр чыгышта, һәр концерт номерында бик ачык чагылды.Алып баручы укучы егет һәм кызның эчтәлекле сөйләмнәре, шигырьләремне яттан өйрәнгән башлангыч сыйныф укучыларының осталыклары, тугызынчы сыйныф кызларының һәм укытучы апаларының җырларымны башкаруы, мине чын дәрәҗәдә бәхетле итте. Авылым мәктәбен бербөтен итеп, укытучыларның хезмәтен һәм күңелен аңлап, укучыларым дип җан атучы мәктәп директоры, авылдашым, күршебез Зайнагиев Наил Мөхәммәтхан улының кичәнең башыннан ахырына кадәр үзе дә катнашып, миңа карата әйткән мәгънәле сүзләре, теләк-фикерләре күңелемә нур, илһам өстәде.Әлеге эчтәлекле, җылы очрашуны үткәрүгә үзләреннән өлеш керткән барлык укытучыларга,бигрәк тә Зайнагиева Зөлфия Фоат кызына, директор урынбасарлары--Гөлнара Зәкәрия кызы һәм Гөлгенә Раеф кызларына, мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Хисматова һәм Айгөл Зайниеваларга, барлык укучыларга, авылдашларыма рәхмәтемне һәм хөрмәтемне җиткерәм!Алдагы гомерләрдә дә очрашып яшәргә язсын! Мәктәп-авылыбызның Йөрәге! Ә укытучылар һәм укучылар үзләренең тырышлыклары, белемнәре, тәрбияләре, заманга йөз белән барулары, тормышны яратулары, бер-беренә ихтирам-хөрмәтләре белән, әлеге олы Йөрәкне саклыйлар, кадерлиләр! Мин әлеге матур күренешне, соклангыч атмосфераны Шекше мәктәбендә күреп һәм сокланып кайттым!!! Рәхмәт Сезгә, авылдашларым!!!

Ильмира Гыймаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев