Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада халык сораулары өйрәнелә

Узган атнада яртыеллыктагы эш нәтиҗә­ләренә багышланган җыеннар Иштуган, Олы Кибәче, Арташ, дүшәмбедә Олы Нырты авыл җирлекләрендә булды.

Халык яшәгән җиренең 2020 елларга кадәрге чорга социаль-икътисадый үсеше программалары белән таныштырылды, сораулар булган очракта аларга район җитәкчеләреннән җавап алды. Арташ авыл җирлегендә Ике басу Арташның күп балалы гаиләләргә йорт салу өчен бирелгән участогына газ китерүне, төп урамга асфальт җәюне, Иштуганда зур агачларны кисеп, Олы Ныртыда зират коймасын тотып бетерүне сорадылар. Авылларда буш биналарны максатчан файдалану буенча да эш алып барыла башлады. Шушы көннәрдә Олы Кибәчедә буш бинада ачылачак цех 5 кешегә өстәмә эш урыны бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев