Сабалылар, игътибарлы булыгыз: хуҗасыз сумкаларга, пакетларга, төргәкләргә кагылырга, манипуляцияләр ясарга ярамый!
Шушы көннәрдә Санкт-Петербург метросында булган шартлау күпләрне тетрәндерде. Бер гаепсез җаннарның гомере өзелүе катгый карарга этәрә: мондый хәл кабатланмаска тиеш!
Республика Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге шул уңайдан гомуми кагыйдәләрне үтәп, бәхетсезлекне булдырмый калу мөмкинлеге турында искәртә. Моның өчен һәркайда игътибарлы булырга, шикле тоелган әйберләр хакында кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә кирәк. Хуҗасыз сумкаларга, пакетларга, төргәкләргә кагылырга, алар белән нинди булса манипуляция ясарга ярамый. Шикле тоелган әйберләр янында кәрәзле телефоннарны сүндерегез, ул урынга кешеләрне якын китермәү чарасын күрегез. Полициядә "кайнар элемтә" телефоннары (02, 2-32-02, 2-33-42) тәүлек буе эшли, хәвеф сигналы буенча ашыгыч чаралар күреләчәк.
Район эчке эшләр бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев