Сихерчеләр җан бирә алмый интегә, ди…
Сихерләнгән кешенең күзендә нур булмый, диләр. Бу дөресме?
Күз тию, сихер кебек нәрсәләргә берәүләр ышанмый, ә икенчеләр аннан бик курка. Фәрит хәзрәт Кадыйров моның белән еш очрашуын әйтә.
– Кешегә күз тигәндә аның хәле бетә, аның бернәрсә дә эшлисе килми, кулыннан эш төшә. Кәефе бетә, авырып китә, чөнки шайтан аның хәлен ала.
Шулай ук кешегә җен кагылырга да мөмкин. Бу очракта аның күзендә нур булмый. Аеруча яшь хатын-кызларга куркыныч бу. Аларга җен кагылган булса, туган баладан кешенең бозымын чыгару бик авыр. Яңа гына эшләнгән сихерне чыгару бик җиңел.
Җеннәр – сихерчеләрнең ялчылары. Кешегә аның кушуы буенча керәләр. Кемнеңдер гаиләсен бозалар, кемнедер – эчүгә, ә кемнедер авыруга сабыштыралар, эшләре алга барган кешенең эше бармый башлый. Матур кешегә җен гашыйк булып та керә, кайберләре матурлыгыннан көнләшеп, аны ямьсезләр өчен кердем, ди.
Бозымны чыгаргач, ул сихерченең үзенә, яки аны кем керткән, шуңа кайта. Шуның өчен дә алар бозым ясатырга сорап килгән кешегә, сихерне чыгара калсалар дип, аны «заказчыга» кайтарырлык итеп эшлиләр, ягъни ясаткан кешегә кайта. Сихерчеләр – шайтаннарга иманын саткан кешеләр, алар бозым ясамый торса, ул үзе авырый башлый. Үлгән вакытларында тиз генә җан бирә алмый алар, җәфаланып үләләр, — ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев